Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия быелгы хаҗ квотасын тутыра алмый


Узган елныТатарстаннан хаҗга 1800 мөселман барды
Узган елныТатарстаннан хаҗга 1800 мөселман барды

Киләсе атна Русиядән беренче мөселманнар хаҗга юл тота. Элекке елларда кайбер республикалар хаҗ урыннары өчен көрәшсә, быел, доллар арту сәбәпле, Мәскәү хаҗ квотасын тутыра алмый.

4 сентябрь көнне Русия мөселманнарының беренче төркеме хаҗ сәфәренә чыга. Әгәр узган елларны мөселманнар яшәгән республикаларда хаҗ урыннары өчен хәтта үпкәләшүләр булса, быел Русия квотаны тутыра алмый. 26 август көнне Русия федерация шурасында да нәкъ шул һәм башка хаҗга әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

2014 елдагы кебек быел да Русия мөселманнарына хаҗга бару өчен 16 мең 400 урын бирелгән булган, әмма бөтен республикалар да үзләренә бирелгән квотага мөселманнарны җыя алмаган.

"Русиядән хаҗга 12 меңнән артык мөселман китәчәк. Әлбәттә, бу узган елга караганда әзрәк. Әлеге проблема доллар артуына бәйле. Быел 2014 ел белән чагыштырганда 20% азрак баралар”, диде Азатлыкка Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Русиядә квотаны Ингушетия белән Чечня гына тутыра алган.

“Дагыстан һәрвакыт артык урын сорый иде, әмма быел анда да тутыра алмадылар. Татарстанда да шундый ук хәл”, диде ул.

Әйтергә кирәк, узган ел Русиядән хаҗга 70% Төньяк Кавказдан бардылар. Ул вакытта мөселманнарны үз акчаларына җибәрүче эшмәкәрләр дә бар иде. Мисал өчен, бизнесмен Сөләйман Керимов элекке елларны өч меңләп кешене үз акчасына хаҗга җибәргән булган. Хәзер күрәсең, олигархларның да юмартлыгы кимегән.

Русия Кырымны басып алганнан соң кырымтатарлар да Русиягә бирелгән квота хисабына бара. Быел хаҗга 300 кырымтатар юл алачак. Узган елдагы кебек аларга быел да акчалата хөкүмәт ярдәм иткән.

“Аларга алай күп урын да бирелмәде. Билетлары 30% арзанрак булды. Мөселманнарга Кырым хөкүмәте белән Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау вакыфы булышлык итте”, диде Аббясов.

Рушан хәзрәт Аббясов
Рушан хәзрәт Аббясов

Соңгы елларда хаҗга бәяләр даими артып килде, әмма бер доллар бәясе 30 сум тирәсе торганда мөселманнар аны әле “күтәрә” иде. Быел доллар ике тапкыр диярлек арткач һәм мөселманнар аны бөтенләй ала алмау дәрәҗәсенә җиткәч, туроператорлар да бәяне төшерергә мәҗбүр булды.

Быел хаҗга барырга җыенучы Әминә ханым Азатлыкка әйтүенчә, чынлыкта хаҗга арзанрак бәягә дә алып бару мөмкинлеге бар, әмма аны ясалма күтәрәләр.

"Хаҗның бәясе ел башыннан ук үзгәреп торды. Аның хәтта 4200 доллардан арткан чаклары да булды. Мин үзем барасы булгач даими аны күзәтеп бардым.

Бер гаилә гыйнвар аенда юлламаны 225 мең сумнан алса, мин аны майда 160 меңгә алдым. Димәк алдан алучылар киресенчә оттырды булып чыга.

Хаҗның бәясе 2010 елда 2000 доллар тирәсе булса, аннары ул ел саен диярлек 500 долларга арта килде. Моның сәбәпләре аңлашылмый. Аны бит Согуд Гарәбстаны түгел, ә безнең туроператорлар арттыра. Күрәсең бизнестыр инде. Менә быел доллар арту сәбәпле барырга кеше булмагач алар ул бәяне төшерде. Хәтта интернетта 85-100 мең сумга алып барабыз дигән мәгълүматлар да бар иде”, ди Әминә ханым.

Рушан хәзрәт Аббясов бәя артуны төрле сәбәпләр белән аңлата.

“Гарәбстанның да таләпләре үзгәрә. Мисал өчен, быел бер шарт - ул бөтен хаҗиларны ашату. Аннары бит төрле програмнар бар. Элек халык автобусларда йөрсә, хәзер Сүрия, Гыйрактагы низаглар сәбәпле, алай рөхсәт ителми. Шулай булгач, очкыч белән барырга туры килә. Ә бу инде кыйммәтрәк”, ди ул.

Быел хаҗ квотасы тулмауга карамастан, Аббясов Согуд Гарәбстанындагы “Әл Хәрәм” мәчете төзекләндерелгәч Русиягә квоталарны тагын элеккеге кебек 20 меңгә җиткерерләр дип өметләнә. Билгеле булганча, 2014 елга кадәр Русиягә 20,5 мең кешелек квота бирелә иде. Узган ел Татарстаннан хаҗга 1800 кеше барды. Аның бәясе – 155 мең сум булды.

Быел Согуд Гарәбстаны хөкүмәте миллион ярым кеше хаҗ кылыр дип фаразлый. Аның 1 миллион 300 меңе чит илдән килсә, 185 меңе үзләренеке булачак. Узган ел хаҗда 2 миллионнан артык мөселман булган иде.

XS
SM
MD
LG