Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Татар бистәсенә сәяхәтләр башланды


Иске Татар бистәсенә сәяхәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

Иске Татар бистәсенә сәяхәт

Казанның Каюм Насыйри музее Иске Татар бистәсенә сәяхәтләр оештыра башлады. 27 августта үткән беренче сәяхәт Татарстанның суверенитет декларациясенә 25 ел тулуга багышланды.

Безнең музейның беренче максаты - татар халкының тарихын, мәдәниятен, телен пропагандалау булып тора, дип белдерде музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлсинә Зарипова сәяхәт башланыр алдыннан Азатлык сорауларын җаваплап.

30 август - Татарстан республикасының мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителгән көн буларак бәйрәм ителә. Һәм без беренче сәяхәтебезне шушы истәлекле көнгә багышладык, дип тә өстәде ул.

"Иске Татар бистәсе тарихыбызда мөһим роль алып тора. Нәкъ менә шушында кайчандыр юкка чыгарылган шәһәр мәдәнияте торгызыла һәм европача, профессиональ мәдәниятебез оешып китә. Типография оешуы булсын, театр барлыкка килүе булсын, безнең мәшһүр мәдрәсәләребез, мәчетләребез дә биредә корыла.

Иске Татар бистәсендә безнең мәшһүр шәхесләребез - Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай һәм башкаларның тормышлары нәкъ менә шушы җирләр белән бәйле", дип әйтте Гөлсинә Зарипова.

Каюм Насыйри музее янына җыелган туристларга иң башта Иске татар бистәсе тарихы, бистәдә яшәгән танылган татар мәгърифәтчеләре, андагы тарихи биналары турында җентекле мәгълүмат бирелде. Шулай ук атаклы татар мәгърифәтчесе, галим, педагог Каюм Насыйри һәм аның музее турында да аңлатылды. Аннан соң туристларга Иске Татар бистәсендәге тарихи урыннар күрсәтелеп, аларның сорауларына тарихи биналар янында җаваплар да бирелде.

"Меңьеллык шәһәрнең тарихи битләре: Иске Татар бистәсе" дип исемләнгән җәяүле интерактив сәяхәт сәгать ярым дәвам итте.

XS
SM
MD
LG