Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:01

Газет-журнал хезмәткәрләре икенче яртыеллыкка татар матбугатына мөштәриләрне җәлеп итүне яңача эшләп карарга булган. Алар язылуга үгетләүне авыл-район укытучылары һәм халык белән очрашулар оештырып август аенда ук башлаган.

Татар матбугатына язылуны яхшыртыр өчен редакция хезмәткәрләре авылларга һәм районнарга, шәһәрләргә чыгып укытучылар, халык белән очрашуларны максат итеп куйганнар. Биредә газет-журналлар хакында тәфсилләп сөйләнә. Сөйләшүләр шигырьләр укулар белән дә үрелеп бара. Шундый очрашуларның берсе Әгерҗе каласында шәһәр һәм район мәктәпләренең татар теле, әдәбияты укытучылары катнашында узды.

Район мәгариф хезмәткәрләрен “Ялкын” журналы баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, “Идел”дән мөхәррир урынбасары Ландыш Фазуллина, “Мәйдан журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов һәм Ижауда нәшер ителүче “Яңарыш” газеты баш мөхәррире Рәмзия Габбасова үз басмалары белән таныштырдылар. Укытучы хезмәтенең авыр булуы хакында да әйттеләр, шул ук вакытта татар басмалары үз укучыларын табуда, булдыруда шушы авыр хезмәт кешеләренә таянулары турында да белдерделәр.

Йолдыз Миңнуллина

Йолдыз Миңнуллина

Очрашуны “Ялкын” журналы баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина алып барды. “Гаилә кыйммәтләре елдан-ел актуальләшә бара. Бала үсә бара бит. Шуңа анда "мин - кем?" дигән сораулар да туа башлый. Шул чорда гаиләне бердәмләштерү, бергәләп аңлату эшләре алып бару зарур. Менә шушында инде журналларыбыз бергәлекне, татулыкны булдыруга йөз тота”, дигән сүзләрен җиткерде ул. Ләбиб Лерон: “Без укытучыларның август киңәшмәләре алдыннан шушы чаралар белән бәйләп мөгәллимнәр белән очрашабыз. Күптән түгел генә без Арча, Саба, Балык Бистәсе, Чирмешән якларында булдык. Башка хезмәткәрләребез дә төрле төбәкләрдәге очрашуларда катншып килә”, диде.

Ландыш Фазуллина

Ландыш Фазуллина

Ландыш Фазуллина үз чыгышын кыска шигырь белән башлады һәм “Яшьләрне хәзер бернәрсә дә кызыксындырмый, аларга берни дә кирәк түгел дигән зарлануларны гел ишетәбез. Менә бирегә укытучылар җыелган. Алар менә шушы без зарланган балалар белән эшли, аларга тәрбия бирә. Безнең татар журналлары эшендә алар безгә, без аларга файдалы булсак иде”, дигән фикерләрен җиткерде.

Фидаил Мәҗитов

Фидаил Мәҗитов

Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов: “Сез, укытучылар, бар татар киләчәген кайгыртасыз, телне, әдәбиятны бала күңеленә ирештерү, сөйләмебезне баету өстендә эшлисез. Инде унбиш ел чыгып килгән “Мәйдан” журналы сезнең Әгерҗе яклары белән күптән иҗади хезмәттәшлек тә булдырды. Балалар иҗатларына урын бирелгән “Мәйданчык” кушымтасы аеруча игътибарга лаек. Монда аеруча башлангыч сыйныф укучылары иҗатын безгә җибәреп, бастыру мөмкинлеге бар”, дип укытучыларның эшләрендә уңышлар теләде. Аннан Фидаил әфәнде беркадәр тарихка кереп алды һәм татар язмышына кагылышлы шигырен дә укыды.

Әгерҗе районы укытучылары очрашуда

Әгерҗе районы укытучылары очрашуда

“Журналда бар юнәлештәге диярлек язмалар белән рәттән тарихыбызга кагылышлы булганнары да даими басылып тора. Мин үзем Актаныш районыннан. Безнең якның Әгерҗе төбәге белән туганлык җепләре дә бар. Тарихка күз салсак, Алтын Урда чорларында Туктамыш белән Аксак Тимер арасында сугышлар булып тора бит. Туктамыш Кара диңгез буена күчеп киткәннән соң, андагы татарлар шушы сугышлардан бизеп, менә шушы якларга, Сөн һәм Агыйдел буйларына күченеп утырган. Алар 17 мең чатырарбада килгәннәр. Бер арбада бер гаилә, унлап кеше булган дисәк тә, безгә Кырым якларыннан 170 меңләп кеше күчкән. Алар хәзерге Сарман, Мөслим, Актаныш һәм Әгерҗе төбәкләренә таралып урнашканнар.

Әгерҗенең 2нче санлы мәктәбе

Әгерҗенең 2нче санлы мәктәбе

Кырым татарларының безгә никадәр якын икәнен, кардәш халык икәнен күбебез аңлап та бетермибез, ул тарихның төбенә дә төшкәнебез юк. 2013 елда Кырымның Русиягә кушылуына кадәр мин Бакчасарайга бардым. Максатым шушы тарихыбызны аңларга тырышу һәм андагы мирас белән танышу иде”, диде ул. Шул сәфәр чорларында язылган шигырьләрнең берсен, “Бакчасарайда күрешү” дигәнен Фидаил Мәҗитов Әгерҗенең 2нче санлы мәктәбендәге очрашуда укыды. Шигырь шактый сагышлы, моңсу булып, кичәдә катнашучыларны шул тарихи чорларга да алып кереп киткәндер.

Бакчасарайда күрешү

Кара диңгезгә дип түгел, –
Бабаларым җиренә
Сәҗдә кылырга бардым мин
Гүзәл Кырым иленә.
Дөрес, хәзер ил дә түгел,
Ханлык та түгел инде.
Сибелеп яткан татарлар
Язмышка күнгән инде...
Юк, күнмәгән, йөрәкләрдә
Тибә тарих шаукымы:
Гасырлардан-гасырларга
Күчә хөрлек ялкыны!..
Кулын кыскач, кардәшемнең
Тойдым җан әрнүләрен,
Ватанын җуеп чит җирдә
Михнәтләр чигүләрен.
Ул да сизде, күңелемнән
Нинди хисләр кичкәнен.
Бабамнарның михнәт чигеп
Күз яшьләре эчкәнен.
Без дә җуйдык бит Ватанны,
Безнең дә ханлык ауды.
Елгадай акты кайнар кан,
Болыттай уклар яуды.
Ярымайлар ауган чакта
Яндык без ялкыннарда.
Бәкеләргә төшеп каттык
Зәмһәрир салкыннарда...
Тик сынмадык, чөнки без дә –
Гәрәйләр нәселеннән!
Бездә бит уртак кан ага,
Далалар моңы сеңгән!
Ничә гасыр күрешмәдек,
Никадәр сулар аккан?..
Дәрдемәндчә итеп әйтсәк:
Сөт калган, Ватан киткән!..
Сөт калган, Ватан киткән!..
Кайтырмы икән Әстерхан,
Казан, Кырым һәм Себер,
Урдалар кире кайтканын
Һаман да көтә күңел!..

Рәмзия Габбасова

Рәмзия Габбасова

Шигъри юллардан соң “Яңарыш” газеты мөхәррире Рәмзия Габбасова сүз алды. “Якташларым, укытучылар, сез безнең эштә зур ярдәмче булуыгызга мин шатланам. Сезгә кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, сез ярдәм кулы сузасыз, рәхмәт бик зур”, ди ул. Әгерҗе укытучылары ягыннан әлеге очрашу, иҗат кешеләре белән танышу уңаеннан Венера Ишмөхәммәтова рәхмәт сүзләрен ирештерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG