Accessibility links

Австрия: Полиция йөк машинасында 71 качак мәете тапкан


Йөз меңнәрчә качак, Сүрия һәм Либия кебек сугыш барган илләрдән качып, Европа Берлеге илләренә үтәргә омтыла.

Австрия полициясе Вена белән Будапешт арасында йөк машинасында 71 мәетнең табылганлыгын хәбәр итә. Мәетләр арасында дүрт бала һәм сигез хатын-кыз да булган. Бу хәл 27 августта була.

Әлеге фаҗига сәбәпле Мажарстанда өч кеше кулга алынган.

Германия канцлеры Ангела Меркель йөк машинасында мәетләрнең табылуы Венада үтүче миграция кризисы саммитындагы Европа илләре лидерларын тетрәндерде дип белдерде. Европа Берлеге тышкы сәясәт башлыгы Федерика Могерини бу фаҗига берлек илләрен "карар кабул итәргә һәм җаваплылыкка этәрер", диде.

Сүрия һәм Либия кебек сугыш барган илләрдән качып, йөз меңнәрчә качак, Европа Берлеге илләренә үтәргә омтыла. Германия быел 800 мең качакны кабул итәргә җыена. Мажарстан Сербия белән ике арада чәнечкеле чыбыктан койма кора.

XS
SM
MD
LG