Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бюджеты акчалары сугышка китә


Донецки өлкәсе Макеевка шәһәренә Русиянең һуманитар кәрваны керә, 2014 елның декабре
Донецки өлкәсе Макеевка шәһәренә Русиянең һуманитар кәрваны керә, 2014 елның декабре

2015 елның беренче җиде аенда бюджет акчалары соңгы 15 елда күрелмәгән тизлектә тотылган. Иң күп акча саклану тармагына киткән, ди Русиянең хисап пулаты.

Русия Украинаның көнчыгышында үз гаскәрләренең сугышуын кире кага, әмма саклану өлкәсенә тотылган акчалар һәм төрле чыгынаклардан билгеле булган Донбасстагы Русия офицерлары турындагы мәгълүматлар моңа ышанычны киметә бара.

Украинаның иминлек һәм саклану шурасы рәисе Олександр Турчинов илнең көнчыгышындагы гаскәрләрнең саны һәм структурасы турындагы хисабын игълан итте.

Июль аенда Украина биш Русия генералының исемнәрен хәбәр итте. Олег Цеков, Валерий Солодчук, Сергей Кузовлев, Алексей Завизьон һәм Роман Шадрин Луһански һәм Донецки өлкәләрендә сепаратистларны оештыра диелде, полковник Анатолий Баранкевич "ЛХР" ("Луһански Халык Республикасы") хәрби киңәшчесе дип аталды. Моннан тыш бу исемлектә генерал-полковник Андрей Сердюков, генерал-лейтенант Сергей Юдин һәм тагын хәрби дәрәҗәләргә ия булган кешеләрнең булуы мәгълүм. Русия саклану министрлыгы бу мәгълүматны кире кагып, офицерларның хезмәт урыннары бар, алар барысы да хәзерге вакытта шунда, дип белдерде.

Чынлыкта кайда бу офицерлар? Кайберләрен табарга тырыштык.

Генерал-полковник Андрей Сердюков, 53 яшь, кушаматы "Седов". Туган җире Донецки өлкәсе яки Ростов өлкәсе булырга мөмкин, төгәл мәгълүмат юк. Мәктәптән соң Рязаньдә хәрби училище тәмамлаган, Косовода Русия гаскәрләре башлыгы ярдәмчесе булган, бер ел Чечнядә хезмәт иткән, 2013 елда Ростовтагы көньяк хәрби бүлге гаскәрләре башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән. Сердюков – Украинада сугышта катнашкан иң югары дәрәҗәле Русия хәрбие санала.

Генерал-лейтенант Сергей Юдин, 52 яшь, Бакуда туган. Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлап 1994-1996 елларда Чечнядә хезмәт иткән. Чечняга сугышка 1999 елда кабат әйләнеп кайткан. Белемен Мәскәүдә Русия хәрби көчләре академиясендә дәвам итеп 2004-2006 елларда Таҗикстанда Русия гаскәрләре башлыгы булып хезмәт иткән.

Генерал-майор Олег Цеков, 1988 елда Чиләбе хәрби институтын тәмамлаган, Советлар Берлегенең төрле республикаларында һәм Монголиядә хезмәт иткән. Мәскәүдә Русия хәрби көчләре академиясен тәмамлагач Төньяк флоттагы 200нче махсус бригада командиры итеп билгеләнгән. 2014 елның сентябрендә аның бу бригадасының Мурманскидан Ростов өлкәсенә күчерелгәне хәбәр ителде. 2015 елның 21 февралендә Цековка "генерал-майор" дәрәҗәсе бирелде.

Майор Сергей Кузовлев, 48 яшь, "Тамбов" һәм "Игнатов" кушаматы белән билгеле. Рязань хәрби училищесы һәм Мәскәү хәрби академиясен тәмамлаганнан соң Владикавказда урнашкан 58нче армия башлыгы итеп билгеләнгән. Гыйнвар аенда Украинаның иминлек хезмәте яздырып алган телефон сөйләшүендә Кузовлев "Луһански Халык Республикасы" сепаратистларына киңәшләр бирә дип фаразлана.

Роман Шадрин, 48 яшь, Ростов өлкәсендә туган, Казанда хәрби училищеда укыган. Көнчыгыш Германиядә хезмәт иткән, беренче Чечня сугышында "Русия каһарманы" медаленә ия булган. Әрмәнстан, Төньяк Кавказда хезмәт иткәннән соң Шадрин Уралда эчке гаскәрләр башлыгы итеп билгеләнгән, 2013 елда Екатеринбур шәһәр думасына Бердәм Русиядән депутат итеп сайланган. Шадрин быел көнчыгыш Украинага "һуманитар миссия белән" йөргәнен үзе белдерде, Екатеринбур хакимиятенең иминлек комитеты башлыгы урыныннан китте, әмма депутатлыктан китәргә җыенмавын белдерде. Луһанскига ул үзенең пенсиясенә йөргәнен әйтте.

"Бюджет акчалары саклану тармагына оча"

Икътисади кризиска карамастан, Русия хөкүмәте быел саклану өлкәсенә акчаны нык арттырды. Хәрбиләрнең хезмәт хакын арттыруга һәм яшәү шартларын яхшыртуга өстәмә акча бүленде. Бюджетта "2014-2015 елда Украинада хәрби чараларда катнашучыларга компенсация" дигән аерым маддә бар. Һәлак булганнарның гаиләләренә 3 млн сум, яраланып имгәнгән хәрбиләргә 1.5 млн, контракт белән хезмәт итүчеләргә көненә 1800 сум билгеләнгән. 2015 елның 1 февраленә Украинаның көнчыгышында һәлак булган ике мең хәрбинең гаиләләренә һәм яраланып инвалид калган 3200 хәрбигә акча түләнде.

Русия Хисап пулаты бу атнада "бюджет акчалары саклану тармагына оча" дип белдерде. 2015 елның беренче җиде аенда "Мобилизация һәм запастагы хәрбиләрне әзерләү" өчен бүленгән акчаның 83.4% тотылган инде. Коммуналь хуҗалык, торак, икътисади програмнар һәм мәгарифкә бирелгән акчалар бик акрын тотыла, диелгән хисап пулаты белдерүендә. РБК мәгълүмат агентлыгына белгечләр моның сәбәпләрен әйтә алмады. Росавиация идарәсенең матбугат вәкиле генә моны бюджет акчаларының үзләренә гадәттә ел ахырына таба гына килеп җитүе белән аңлатты. Саклану өлкәсенә, димәк, алар алданрак килеп ирешкән.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга, Башкортстанга һәм Русия төбәкләренә кайткан табутлар, Ростов шәһәрендә исемле һәм исемсез яңа каберләр, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.

XS
SM
MD
LG