Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов: "Без суверенитет белән уйнамадык"


Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, тарих фәннәре докторы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимовка Татарстанның мөстәкыйльлек юлына булган омтылыш еллары хакында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Рафаил әфәнде, Суверенлык Декларациясе кабул итүдә татар милли хәрәкәтенең өлеше гаять зур булды. Узган гасырның сиксәненче еллар азакларында оешкан БТИҮ милли хәрәкәтнең башында торды дисәк хата булмас. БТИҮ хәрәкәте өчен програм әзерләүдә КПССның Татарстан өлкә комитетының, шунда эшләүче буларак сезнең дә өлеш бар дип беләбез. Шул хакта әйтеп китсәгез иде.

– Әйе, бу програмны үзебез яздык. Аны коммунистлар язды дигән сүзләргә шуны әйтәм, заманы шундый иде. Бар коммунистлар да әшәке дип әйтергә ярамый. Күп кеше намуслы иде. Алар ышанып партиягә барды. Аллага шөкер, бүгенге көн белән чагыштырганда алар күпкә иманлырак иде. Менә хәзерге заман имамнарын тикшерергә кирәк, иманлымы алар, юкмы. Теге компартия програмы буенча барганда бар халыклар үлеп бетәргә тиеш иде бит. Ә без икенче юл белән бардык, халыкны, Татарстанны саклап кала алдык. Ул вакытта безнең төп мәсьәләләрнең берсе – шул чакта хакимият башында торган коммунистлар белән милләтчеләрне, татар халкы белән урысларны чәкештермәү иде. Аллага шөкер, иҗтимагый үзәк белән бу бурычны үти алдык. Хәзер милли хәрәкәт бетте, ул элек көчле иде дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нигә хәрәкәт бетсен, менә мин яшим бит әле. Әйе, мин милли хәрәкәт чорында да киңәшче булып эшләдем, интервьюлар да күп бирелде. Чагыштырсаң, ул фикерләрне Шәймиев тә сөйләде. Шөкер, алар тормышка да кереп киттеләр.

– 1989-90 елларда милли хәрәкәт вәкилләре дә, галимнәр дә Татарстан байлыгының 98 проценты Мәскәүгә китүе хакында борчылып сөйләделәр, чыгышлар ясадылар. Шундый саннар белән халыкның күзен дә ачтылар. Хәзер мондый мәгълүматлар юк диярлек. Икътисад юнәлешендә бүген нинди сәясәт алып барыла?

– Шартнәмәгә кул куелгач, Мәскәүгә Татарстан байлыгының 22-25 проценты китте. Ләкин шул чакта ук, вакытлар узу белән Русия кануннары буенча яшәү фаразланды.

Ул елларда шактый гына акча үзебезгә калды. Аңа зур эшләр башкарылды. Юллар да, мәктәпләр дә салдык. Акча әрәм-шәрәм ителмәде, аны ашап кына бетермәдек. Булганны ашап бетерү тиз бит ул.

Инде бүгенгә килсәк, Мәскәүгә акча күп китә. Шул ук вакытта күп кайта да. Бүген бит инде вертикаль хакимият тамырланып килә. Шуңа акчаны башта суырып алалар, аннан кире кайтаралар. Аңлашыла, әлбәттә, күпмеседер Мәскәүдә кала. Ельцин заманында ук бюджет кодексын кабул итү начар булмагандыр. Аның буенча акчаның 50%ы Мәскәүгә китә, 50%ы регионда кала иде. Ләкин ул бюджетны ахыргача тормышка ашырмадылар. Һәр елны мароторий дигән булып тоткарладылар. Әлбәттә, ничек инде Мәскәү үз кулындагы акчаны ычкындырсын. Теге елларда без регионнар белән берләшеп эшләдек. Аннан кире күренеш китте. Башкортстан да үзенчә читләште. Башкалар турында әйтеп тә торасы юк. Без ялгыз калдык. 2007 елда шартнамәгә фәкать без генә кул куйдык, башка регион булмады.

– Рафаил әфәнде, менә ут күршеләребез Башкортстанны искә алдык. 90нчы елларда алар Татарстанны күрмәмешкә салынды, артка борылды кебек...

– Каядыр көнләшү дә булгандыр, каядыр Мәскәүгә ялагайлану да булгандыр. Һаман ниндидер хәйләкәр сәясәт алып барылды. Теге чорда да “федератив шартнамә”гә кул куймаска дип сөйләшкән идек. Алар имза салырга сигез көн калып килгәндә фикерләрен үзгәрттеләр, үзләренә файда булыр дип.

Суверенитет дигәндә, без аңа ышандык. Күп кенә регионнар Татарстан суверенлык кабул итте. Без дә кабул итәбез дип шаярту юлына басты. Аны оештыруда Мәскәү дә үз ролен уйнады. “Парад суверенитетов” дигән терминны да кулланышка кертеп җибәрделәр. Монысы Татарстан башка регионнардан аерылып тормасын өчен эшләнде. Регионнарны республикалар дәрәҗәсенә күтәрү омтылышлары да булды. Шул ук вакытта безнең дәрәҗәне төшерергә омтылышлар ясалды. Түбән Новгород каласына акчаны күбрәк биреп, менә алар суверенлык кабул итмәгәч яхшырак яшиләр дигән иллюзияләр тудырырга да тырыштылар. Ләкин безнең белән андый уеннар барып чыкмады. Төп аерма шунда, без суверенитет белән уйнамадык һәм халык та шуңа ышанып, референдумда суверенлыкны яклап тавыш бирде. Бу чорда халыкта үзаң туды, үзебезгә үзебез ышандык. Аннан Мәскәү, суверен икәнсез, үз көнегезне үзегез күрегез дигәнрәк мәгънә җиткерде. Ә без алардан бернинди дә ярдәм көтмәдек. Үз башыбыз, үз көчебез белән булганча яши башладык.

– Сез туксанынчы елның августына кадәр Казан-Мәскәү юлын күп таптадыгыз. Шушы вазгыятьтә иң авыр чакларны искә алып китсәк иде.

– Ул чорларда барлык еллар да авыр булды. Ә инде 1990-1994 елларда ниндидер бербөтен авыр чорлар кичердек. Аның ничектер җиңеләйгән мәлләре дә булды. Шунысы хәтергә сеңеп калды, бу елларда халык тынычланды. Референдумнан соң да халык бердәм булуын күрсәтте. Татары да, урысы да Шәймиевне яклау юлына басты. Ул коммунистмы- юкмы, президент буларак аны таныдылар.

Мәскәү-Казан арасында да нәрсәнең тегендә китүе, нәрсәнең бездә калуы аныкланды. Чит илләр белән дә багланышлар булдырылды. Ләкин боларның берсе генә дә җиңел бармады. Бераз соңрак, 1998 елда булган дефолтны гына искә алыйк. Нык авырлыклар китерде ул. Шулай да иң авыр вакытлар 1992 елда – референдум алды вазгыяте булгандыр.

Аннан 2001 елларны искә алып китәсем килә. Шушы “вертикальләштерү” заманнары киткәч, безнең юллардагы гаишниклар таякларын уйнатып, болгап, масаеп басып тора башлаганнар иде. Мин “федерал” дип. Андыйлар да бар иде. Хәзер алар сүнде, тынды. Заманында безнең Дәүләт шурасы бик кыю, эшчән иде. Мондагы һәр чыгышны халык күзәтеп торды. Ә хәзер монда да тыныч. Хәтта артыгы белән.

* * * *

Рафаил әфәнде Хәкимов әңгәмә барышында: “Әйе, кайсыдыр юнәлешләрдә барысы да уңышлы да барып чыкмады. Кайбер хаталар да булды. Миңа калса, тел мәсьәләсендә бераз артта калдык. Мондагы кимчелекләрне мин безнең академия, шулай ук университет телчеләре белән бәйлим. Шул чорда яхшы дәреслекләр булдырылмады. Фәнгә артык кереп китеп гади халык, балалар турында оныттык. Вакытында шуны эшләп булмады. Бу үкенечле. Бу вазгыятьне үзгәртергә кирәк. Менә безнең мәктәпләрнең торышын алыйк. Татар мәктәпләре баштагы мәлне бик киңәеп киттеләр дә, аннан тагын сүрелделәр. Мондый күренешләр бар инде”, дигән фикерләрне дә әйтте.

XS
SM
MD
LG