Accessibility links

"Сөт иле" фестивале санкцияләргә үч итәлмәде


Шаран фермерлары кымыз белән сәүдә итә
Шаран фермерлары кымыз белән сәүдә итә

29 август Уфада сөт азыклары фестивале узды. Быел ярминкәдә катнашучы ширкәтләр былтыргыдан азрак булды.

Уфада бишенче тапкыр Cөт фестивале узды. Чара башка елларда Ленин мәйданында узса, быел тәүге тапкыр ШОС һәм БРИКС саммитлары өчен файдаланган урында – Конгресс-холл янында узды. Фестиваль кысасында сөт азыклары ярминкәсе эшләде. Анда 26 ширкәт һәм өч фермер хуҗалыгы үз продукциясен тәкъдим итте. Дүрт сөт кафесы һәм ике сөт бары оештырылды. Сөт азыкларын тәмләп карау мөмкинлеге тудырылды. Стәрлетамактан килгән “Рощинский” компаниясе вәкиле Рәсим Рәхмәтуллин:

Кымызчылар рәте
Кымызчылар рәте

“Мин чарага быел икенчегә килдем. Үзебездә җитештерелгән сөт азыкларын алып килдек. Бездә аларның ассортименты киң: төрле куелыктагы сөтләр, каймак, катык, кефир, май, сыр, кымыз, йогуртлар һәм башкалар. Узган ел ярминкәдә күбрәк ширкәтләр катнашкан иде. Санкцияләргә үч итеп, алар тагы да күбәергә тиеш иде кебек, ләкин азайган булып чыкты. Бу чара иң башта өлкән яшьтәгеләр һәм мохтаҗлар өчен бик файдалы. Чөнки тәмләп карау бушлай. Кайбер кешеләр берничә тапкыр тәмләп карап, тамакларын туйдырып йөри. Ләкин барыбер Сөт фестивале аракы фестивале түгел инде, ул сәламәтлеккә дә файдалы, акча янчыгына да.”

Кәҗәләр аланы
Кәҗәләр аланы

Фестивальдә мал-туарлар белән танышу мөмкинлеге дә тудырылды. Махсус киртәләнгән урыннарда сыерлар, бозаулар, сарыклар, кәҗәләр вәкарь белән сагыз чәйнәп, печән чемченеп торды.

Фестиваль иртәнге унда башланып кичке унда тәмамланды. Көне буе барган мәдәни чарада 600гә якын сәнгать әһеле катнашты. Чара барышында бушлай күпме тонна сөт эчелүенә әлегә йомгак ясалмаган.

Курай моңы яңгырый
Курай моңы яңгырый

XS
SM
MD
LG