Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:55

Декларациянең 25 еллыгын татар активистлары митинг уздырып искә алды


29 август ТИҮ Татарстанның мөстәкыйллек декларациясен кабул итүгә 25 ел тулу уңаеннан митинг-концерт оештырды. Тинчурин паркында үткән чарада "30 август - Татарстан дәүләтенең туган көне" дигән шигарләр күтәрелде.

Митинг-концерт Татарстан гимнын һәм Коръән сүрәләрен тыңлап башланды. Аннан соң Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкиле Рәүф Ибраһимов чарага килүчеләрне моннан 25 ел элек кабул ителгән Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе белән таныштырды.

Митингта чыгыш ясаган язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова 30 август - суверенитет декларациясе кабул ителгән көнне халыкның җиңү көне дип бәяләде.

"Бу көнне соңгы елларда шәһәр көне, чәчәк көне дип билгеләп үтсәләр дә безнең өчен бу көн - дәүләтнең бәйсезлеге көне.

Мин бүген иң беренче итеп татар халкына рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр татар халкы шушы еларда меңәрләп-меңәрләп урамнарга чыкмаган булса, безнең суверенитет декларациясе дә, референдум да һәм калганнары да булмый иде. Бу декларация, бу бәйсезлек иң беренче чиратта татар халкына кирәк иде. Ул аны 1552 елны юкка чыгарылган, аударылган дәүләтен торгызу итеп кабул итте.

Шулай ук татар милли хәрәкәте, татар зыялылары, татар язучылары, татар журналистлары, татар артистлары да халыкны уятмаган булсалар, аңлату эше алып бармаган булсалар халык бәлки бу көннең әһәмиятен аңлап бетермәс иде.

Бу декларациянең әһәмиятен бүгенге көндә дә аңлатып торырга кирәк. Чөнки әлеге декларациядә алты гына пункт булса да анда безнең бөтен язмышыбыз, тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез язылган. Чөнки ул киләчәккә эшли торган документ.

Бу декларациядә Татарстанның җир өсте һәм җир асты байлыклары халыкныкы диелгән. Булдымы, булмадымы - анысы башка эш. Иң мөһиме - без моны игълан иттек.

Әлеге документның бишенче пунктында Татарстан республикасы кануннары, Конституциясе барысыннан да өстен диелгән. Ягъни, Русия кануннары да Советлар берлеге кануннары да безнең кануннардан өстен түгел, ә түбән иде. Без моны декларациягә кертеп калдыра алдык. Бүген булса, моңа ирек бирмәсләр иде.

Хәзер 25 ел узгач, бездән бу декларация нәрсә бирде, нәрсә алдыгыз, дип сораучылар да булыр. Без - милләтчеләр, идея белән яши торган кешеләр. Без азатлыкны нәрсә алды, нәрсә бирде дигән алыш-биреш темасына әйләндермибез. Әмма гади халыкның башка төрле сорарга да хакы бар. Милек дөрес бүлендеме, җир өсте һәм асты байлыклары дөрес бүлендеме, дип сорарга хакы бар. Бу вакытта милек дөрес бүленмәде, милли мәсьәләләрдән чигенешләр күп булды, кануннарыбыз артта калды дип әйтә алам.

Әмма күңелне төшермәскә кирәк. 500 елда югалтканны 25 елда гына торгызып булмый икән. Моңа тарих шаһит. Моңа килеп-килеп көрәшергә туры киләчәк. Безнең хаклы икәнлегебезне раслый торган ике документ бар. Аның беренчесе - декларация, икенчесе - референдум нәтиҗәләре", дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова.

Митингта шулай ук, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров, язучы Айдар Хәлим, шагыйрә Нәҗибә Сафина, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Чуашстаннан килгән активистлар да чыгыш ясады.

Ялкынлы чыгышлар татарча җыр-шигырьләр белән аралашып барды. Йөзгә якын кеше катнашкан митинг-концертта Татарстан байраклары җилфердәде. Ике сәгать барган чара тыныч үтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG