Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:51

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

30 август Татарстанның мөстәкыйльлек турында декларация кабул итүенең 25 еллыгы билгеләнә. Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

Котлауда республика киләчәгенең Стратегия-2030 билгеләгән план нигезендә төзеләчәге, барлык үзгәрешләрнең халык ихтыяҗы, кеше капиталын үстерү өчен булганы турында әйтелгән.

Миңнеханов "дөньяда борчулы тенденцияләрне" телгә алып "гражданлык тынычлыгын, милләтара һәм динара татулыкны саклау турында дәүләт белән җәмгыять бергәләп кайгыртырга тиеш" дигән.

Иннополис IT-индустрия үзәге, яңартылган яр буйлары, парклар һәм скверлар республиканың төп казанышларыннан санала. Алда торган зур эшләр арасында зур тизлекле Мәскәү-Казан магистрален төзү, яшь талантларны табу һәм аларга булышлык күрсәтү, республикага туристларны җәлеп итү.

Миңнеханов үз мөрәҗәгатендә Универсиада һәм башка спорт чараларының халыкның яшәү рәвешен үзгәрткәнен билгели.

Узган елларның иң зур уңышы итеп республика җитәкчесе федераль үзәк белән ныклы һәм нәтиҗәле мөнәсәбәттә булуын әйткән.

"Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы белән Татарстан илебезнең терәк төбәгенә әйләнде, федерация субъектлары арасында алдынгы урынын ныгытты", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Татарстан мөстәкыйльлеге игълан ителүе уңаеннан узучы бәйрәм чараларында соңгы елларда инде татар рухы сизелми. Быел да татар милли хәрәкәтенең урам җыеннары, концерты програмга кертелмәгән, үзәк мәйдан саналган Казан-Аренада Русия хәрби көчләренә хезмәткә чакырып багышланган чара уза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG