Маҗарстан полицияcе узган атнада Австриядә табылган 71 кешенең үлеменә катнашы булуда шикләнелгән бишенче кешене кулга алды. Аның Болгарстан ватандашы булуы хәбәр ителә. Кулга алынган калганнарының да өчесе Болгарстаннан, берсе әфган кешесе.
Австрия баш прокуроры 71 качакның үлеменә катнашы булганнарны үзенә тапшыруы таләп итәчәкләрен әйтте. Аларга кеше үтерүдә гаепләү белдерелер дип фаразлана.
27 август Австрия полициясе Вена белән Будапешт арасында йөк машинасында 71 мәетнең табылганлыгын хәбәр итте. Мәетләр арасында дүрт бала һәм сигез хатын-кыз да булган. Алар һава җитмәүдән тончыгып үлгән дип фаразлана.
Якшәмбе көнне Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус Көнчыгыш Европа илләрен, беренче чиратта Мачарстанны качакларга карата "оятсыз" сәясәт алып баруда гаепләде. Британия эчке эшләр министры Тереза Мэй качакларның күпләп килүе сәбәпле Европа Берлеге эчендә ирекле хәрәкәт итүне чикләргә чакырды.
Европа Берлеге мәгълүматларына караганда, берлек илләренә 340 меңнән артык канунсыз мигрант килгән. Сугыш дәвам иткән берничә илдән тагын да күбрәк качак Ливан, Төркия һәм Үрдүндә сыену тапкан.