Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 1010 еллыгына 1010 өчпочмак пешерелде


Казанның 1010 еллыгына 1010 өчпочмак пешерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Казанның 1010 еллыгына 1010 өчпочмак пешерелде

30 август "Туган авылым" күңел ачу үзәгендә берьюлы 1010 өчпочмак пешерелеп рекорд куелды. Күңел ачу рәвешендә оештырылган чара Казанның 1010, "Туган авылым" үзәгенең 10 һәм Татарстанның мөстәкыйллек игълан итүенә 25 ел тулуга багышланды.

Моңа кадәр дөньяның иң зур өчпочмагын пешереп рекорд куйган "Туган авылым" күңел ачу үзәге хәзер инде берьюлы иң күп өчпочмак пешереп яңа рекорд куйды.

Үзәкнең баш пешекчесе Диләрә Мортазина сүзләренчә, 1010 өчпочмак пешерү өчен 30 кило он, 28 кило бәрәңге, 27 кило сыер ите, 15 кило суган кирәк булган. Иртәнгә кадәр бар да әзер булсын өчен үзәкнең дүрт пешекчесе төне буе өчпочмак пешереп чыккан.

Бәйрәм чарасы "Сорнай" ансамбленең концерты һәм төрле күңел ачу уеннары белән үрелеп барды.

Ахырдан 1010 өчпочмак бәйрәмгә килгән халыкка бушка таратылды һәм өчпочмак тоткан килеш бергәләп истәлек фотосына да төшелде.

XS
SM
MD
LG