Accessibility links

Кайнар хәбәр

84 яшьлек Тәслия әби Миңнехановларны клип төшерергә рухландырган


Җырчы Гүзәлем алманнарга татарча җырларга әзерләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Җырчы Гүзәлем алманнарга татарча җырларга әзерләнә

Салават Миңнехановның тормыш иптәше Гүзәлемне алманнар алдында татарча җырларга Германиягә чакырганнар. Виза мәшәкатьләрен хәл иткәндә алар Гүзәлемнең “Кил, кил” җырына клип төшерергә дә өлгергән. Бу эшкә җырчыларны Азнакайның Карамалы авылындагы 84 яшьлек Тәслия әби образы этәргән.

Җәен яшь җырчы Гүзәлем ире, шулай ук җырчы Салават Миңнеханов белән "Әни, әни!" җырына клип төшереп тамашачыларга күрсәтә. Бу клип шулкадәр популярлык казанган ки, Гүзәлемне шушы җырны башкару өчен төрле чараларга, хәтта чит илләргә чакыра башлаганнар. Якын арада җырчы Берлинда узачак чарага барып, әлеге җырны башкарырга җыена.

Азнакай болынында Гүзәлемнең “Әни, әни” җырына клип төшергән вакытта яшь эстрада артистлары үзләре өчен тагын бер ачыш ясыйлар, яннарына килгән өлкән яшьтәге ханым килә дә бертуктаусыз тиз-тиз нидер сөйли башлый. Сөйли дә сөйли, һич туктамый, дип Салават әлеге тарихны тулырак бәян итте.

“Шулчак телефонымны кесәмнән алып, камерасын кабыздым да, бу әбине видеога төшерә башладым. Ханымның клипта төшәсе килгән иде, тик сюжет инде язылган. Үзгәртүләр мөмкин түгел. Шуңа аны видеога төшереп, интернетка булса да кертик дип уйладык”, ди Миңнеханов.

Тәслия ханым Салаватның Instagramында иң күп лайк җыя. Тамашачылар аны “Энерджайзер әби” дип тә атый башлый. Күпләр җырчыга әлеге ханым белән клип төшерергә киңәш итә, озак уйлап тормыйча, Салават киңәшкә таянып, клип төшерә. Шулай итеп Азнакайның Карамалы авылында гомер итүче Тәслия ханым тормыш иптәше Ядкәр ага белән Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең “Кил, кил” клибында төшә.

Клип әле тамашачыга тулысынча тәкъдим ителмәгән. Җырчының Вконтактедагы социаль битендә аның бер өлеше белән танышырга мөмкин. Салават – өйләнмәгән тракторист, Гүзәлем – популяр чибәр кыз. Ядкәр ага белән Тәслия ханым – трактористны өйләндерегә теләүче ата-ана.

“Клип әле әзер түгел, тәкъдим ителәчәк датасы да билгесез. Әмма бик тә кызыклы иҗат җимеше булырга охшап тора”, диде Салават.

Җырчылар гаиләсе зур хыяллар белән яши. Алар җырларын гасырдан-гасырга, буыннан-буына күчүен тели. 60нчы еллардагы җырлар ни өчен бүгенге көндә дә популяр, яшь артистлар тарафыннан янә сәхнәдә яңгырый дигән сорауга: “Ул җырлар хит булган. Мәңге сүнмәс моң. Әгәр безнең җырлар да тамашачы тарафыннан шулай яратылып, бик күп еллар узганнан соң да янә сәхнәгә менсә, бу искиткеч вакыйга булыр иде, аларны чын популяр җыр дип атый алыр идек” ди, Миңнехановлар.

XS
SM
MD
LG