Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Асия Әхмәтшина: "Тарихи вакыйга Чаллыда чәчәк бәйрәме генә булып калды"


25 ел элек меңләгән татар азатлык таләп итеп урамнарга чыккан вакытларда араларында җырчылар да булды. Казанда аларны "Ком бураны" белән Вафирә Гыйззәтуллина рухландырса, Чаллыда Асия Әхмәтшина берләшергә чакырып җырлады.

Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүенә 25 ел тулган көннәрдә без Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина белән очрашып шул елларны искә алдык.

– Асия ханым, сез тормыш иптәшегез – композитор Вәсим Әхмәтшин белән бергә 90нчы елларда мәйданнарда халык белән булдыгыз, җырларыгыз белән татар теле, татарча яшәеш өчен көрәшкә рухландырып тордыгыз. Шул чорлар хәтерегезгә ничегрәк сеңеп калганнар?

– Истә әлбәттә. Иң баштарак, безнең татар иҗтимагый үзәге бик кечкенә, кешеләр аз йөргән чагындарак, җыеннарда “Без суверенлык алабыз, Русиядән аерылып чыгабыз” дигән өндәмәләрне ишеткәндә көлә идек. Бу бит мөмкин нәрсә түгел, без Русия уртасында, Русия белән уратып алынган, ул чагында ныклап таркалып та җитмәгән Советлар берлеге җирендә урнашкан. Күңелдә шулай да республикабызны азат итеп күрү хисе дә бар бит. Чаллыга Айдар Хәлимнең килеп-китеп йөрүе, соңрак күченеп килүе, тагын бик күп язучылар белән танышу аркасында безнең башлар икенче төрле эшли башлады. Айдар Хәлим сүзләренә Вәсим “Татарлар берләшегез” дигән җыр иҗат итте. Ул чорда Чаллы хакимиятенең концертлар залында һәр дүшәмбе ТИҮ җыены уза иде. Аны Кашаповлар оештыра иде.

Милләтпәрвәр җырчы Асия Әхмәтшина

Милләтпәрвәр җырчы Асия Әхмәтшина

Шул җыеннарның берсендә сәхнәгә чыгу теләген белдереп сүз башладык. Шул җырны җырларга иде исәп. Хакимияттә эшләгән кеше буларак, мине сүз әйтергә чыгармаска маташалар. Милли хәрәкәткә каршы сүз әйтә дип тә уйлаганнардыр. Без шунда “Татарлар берләшегез” дигән җыр башкарырга теләвебезне әйттек. Беренче тапкыр әлеге җыр милли хәрәкәт кешеләре каршында яңгырады. Шуннан соң инде безне бер чарадан да калдырмый башладылар. Шушы һәм башка җырларны Казанда, Башкортстанда, Мәскәүдә, Пермьдә, Чиләбедә һәм башка бик күп төбәкләрдә җырладык. “Татарлар берләшегез” җырының тарихы менә шундый.

Тора-бара без Айдар Хәлим белән дуслашып киттек. Әзрәк күзләр дә ачылды. Без әле мәктәптә укыган тарих белән генә таныш идек. Аннан инде башка әдәбиятны, чын тарихны да укый башладык. Әлеге җырны мин елый-елый өйрәндем. Чөнки анда:

"Җавап тотар заман килде,
кыйблага тезләнегез.
Иман нуры булып тамсын
Коръәнгә күз яшебез.
Азатлык өчен җанны да
кызганмый көрәшегез,
Татарлар берләшегез,
таңнарда серләшегез,
татарлар берләшегез",

дигән юллар да бар иде. Бу инде чын йөрәктән чыккан сүзләр иде һәм мин дә аны чын йөрәктән җырладым. Аннан инде “Без исән” дигән җыр туды.

– Асия ханым, менә шул чорларда башкарылган җырларыгыздан берәрсе кассетада, тәлинкәдә сакландымы?

– Бераз сакланганнары бәлки бардыр да. Ләкин менә хәзер генә тотып радиоларга бирерлек, кайларга да булса тапшырырлык дәрәҗәдә түгелдер. Чөнки ул заманда кассета белән эш итә идек. Аннан инде дисклар китте. Хәзер флешкалар белән эшлибез. Менә шушы җырларны, аеруча “Без исән”не менә шушы араларда яңартырга торабыз.

Шушы урында без Асия ханым белән әңгәмәне өзеп, аннан бернинди музыкасыз шушы җырның бер өлешен башкаруын сорадык. Ул риза булды һәм җырның беренче өлешен моннан егерме еллар элек ничек башкарган булса, шундый дәрт, күтәренкелек белән башкарды. Аннан әңгәмәне дәвам итәбез.

– Асия ханым, алдарак әйтеп киттек, бу җыр сезнең башкаруда Казан урамнарында, анда уздырылган милли-сәяси чараларда да еш яңгырады. Шулай ук Казанның бер кунакханәсе каршында төнлә милиция рупор-көчәйткечен күтәреп җырлавыгыз видеога төшереп алынган. Төн уртасы узган, Казан йоклый... Асия Әхмәтшина көчәйткеч аша җыры белән татарларны бердәмлеккә чакыра, тирәсендә йөзләгән кеше. Бу 90нчы еллар уртасы булырга тиеш.

– Әйе, шушы җырны шушы вакытларда башкаруны чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә истәлеккә төшереп алганнар икән. Ул мизгелләр әле дә интернетта күренеп киткәли, диләр. Ул чагында без Корылтайга дип барган идек. Җырны дәртләнү хисләре белән урамда да җырлап йөрибез. Халык безнең янга җыела. Әле артист булганнар безнең яннан көлеп тә үтеп киткәләделәр. Анда филармония артистлары да күренде. Ул чагында алар безне җүләрләр дип аңлыйлар, шулай кабул итәләр иде. Ә без шунда чын күңелдән суверенитет өчен дип йөрүчеләр идек. Дистәләгән автобуслар белән Казанга бара идек бит. Анда кунакханә каршысында да, депутатлар утырышы алдыннан да, министрлар каршында да, мәйданнарда, бар җирдә җырлап йөрдек без. Халык булган урыннарда бу җыр башкарылганда “Азатлык!” дип кычкырулар башлана иде. Тәнкыйть дигәне дә булды. Төрле кеше иҗатны төрлечә аңлый бит.

– Менә Татарстанның суверенлык турында Декларация кабул итүенә 25 ел. Шушы уңайдан ул елларда башкарган җырлар белән чараларга чакырулар булмадымы?

Чәчәк бәйрәменнән күренеш

Чәчәк бәйрәменнән күренеш

– Кая карасаң, кая барсаң да шәһәр бәйрәме диләр. Нишләп ул шәһәр бәйрәме булсын. Бездә ул чәчәк бәйрәме. Бу бит инде чәчәк бәйрәме дә түгел. Суверенитет алдык дип йөргән кешеләр, без аны барыбер Татарстан мөстәкыйльлеге көне дип йөрибез. Суверен булуыбызны раслап документларга кул куйган көн. Төннәр йокламыйча телевизорлардан чыгышларны күзәттек, суверенлык турында тавыш биреп кул күтәрүләрен күрдек. Анда барысы да бердәм булды. Хәзер шушы тарихи вакыйганы бездә чәчәк бәйрәме генә итеп калдыралар. Алай ярамыйдыр. Әлбәттә, урамнарыбыз матур, юллар да. Менә монда гына, чәчәкләр бәйрәмендә дә күпме күргәзмәләр оештырылды. Ләкин аларның берсе генә аша да халык бу көннең нинди бәйрәм икәнен белми.

– Әле бит чәчәкләр фестивале дигән булып, бу көннәрдә Чаллыга ерак-ераклардан урысча җырлаучылар гына чакырыла. Бу вазгыятьтә шәхсән сезне шушы шәһәр җырчысы буларак чакырулар буламы?

– Әлбәттә алар бик зур акчага килә инде. Безнең үзебездә дә җырчылар җитәрлек. Чаллыдан чыгып Казанда яшәүчеләре дә күп. Татарстан суверенлыгы көнендә татар җырларын башкару да кирәк. Менә без “Энергетик” мәдәният сараенда Чаллының 85 еллыгына чакырулы идек. Чаллыда бит татарлар бик күп. КАМАЗны урыслар гына килеп төземәгән. Шунда татарча бер җыр булмады. Шунда без үпкәләп чыгып киттек. Хәзерге чараларда чыгалар да “Исәнмесез, хәерле кич” диләр дә, калганы барысы да урысча. Алай ярамый бит. Ул 85 еллыкта да ап-ак чәчле, ак яулыклы татар апалары, татар әбиләре бихисап иде. Шушында бары язучы Факил Әмәк кенә татарча чыгыш ясарга җөръәт итте.

– Асия ханым, торган саен шундый фикер ишетелә - болай да булмаган суверенлыкның төсе-чалымы бетеп бара, диләр. Барысы да начар түгел кебек бит әле?

– Әйе, суверенлык булмаса да, татарча сөйләшүче яшьләребез күбәйде. Моны КВН уздырганда да күрәбез. Бар алар, бар.

– Алдарак сез шундый фикер дә әйтеп киткән идегез, чәчәкләр бәйрәме булса да, халык аны Татарстан республикасы көне, суверенлык көне буларак кабул итә дидегез. Монысы инде сезнең, безнең яшьтәге кешеләргә, 1990 елның август айларын күрүчеләргә, хәтерләүчеләргә кагыла торгандыр. Ә менә яшьләргә шушы чәчәк бәйрәме аша тарихи 30 августның Татарстан республикасының суверенлык турында Декларация, мөстәкыйль яшәү турында канун кабул итү көне булуын хәтерләренә сеңдереп буламы соң?

– Бу хактагы уйлар безнең елыйсыны китерә. Мондый күренешләргә милләт җанлы кешеләрнең барыбер дә рәнҗешләре бар. Бүген “Азатлык” мәйданында берничә сәгать дәвамында булдым. Шушы вакытлар эчендә мәйдандагы алып баручылардан ник бер татарча сүз, татарча җыр ишетелсен?

Чәчәк бәйрәменнән күренеш

Чәчәк бәйрәменнән күренеш

Асия Әхмәтшина хаклыдыр. “Азатлык” мәйданында татарча чыгышлар, җырлар ишетү өчен берничә сәгать кенә йөрү аз икән. 90нчы елларда “Азатлык, азатлык!” дигән таләпләр яңгырап торган мәйданда Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә татарча сүзләр дә ишетелә башлады. Алып баручылар килгән халыкны татарча итеп чәчәк бәйрәме белән котладылар һәм шундук такмак җырлаучыларны сәхнәгә чыгардылар. Татарстанның мөстәкыйльлеккә омтылыш ясауда Декларация кабул итүнең 25 еллыгы турында сүз-хәбәрләр дә, белдерүләр дә ишетелмәде. Хөрлек, иреклек турында җырлар да яңгырамады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG