Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романиядә XXI татар җыр һәм бию фестивале узды


XXI татар җыр һәм бию фестивале cәхнәсе (Недим Усейнов фотосы)
XXI татар җыр һәм бию фестивале cәхнәсе (Недим Усейнов фотосы)

Гөстенҗе (Констанца) шәһәрендә 28-29 август көннәрендә XXI татар җыр һәм бию фестивале, 30 август Кырымтатар конгрессының башкарма комитеты утырышы узды.

Романиянең Гөстенҗе шәһәрендә 28-29 август барган фестивальдә Романиянең үзеннән, шулай ук Төркия, Македония, Болгарстаннан сәнгатькәрләр катнашты. Чарага беренче тапкыр Литва татарларының "Мирас" төркеме килгән иде.

Гөстенҗе белән Төркиянең Искешәһәр калалары арасындагы күптәнге элемтә һәм хезмәттәшлек сәбәпле фестиваль кунаклары арасында Төркия парламентындагы ике кырымтатар депутатының берсе, Искешәһәрдән Рухсар Демирел (Ruhsar Demirel) дә бар иде.

Милли көрәш
Милли көрәш

Фестивальнең беренче көнендә сәнгатькәрләр төрле урыннарда чыгыш ясап милли киемнәр йөрешендә катнашты. Бу көнне шәһәрдә яшәгән татарларның күбесе үзәк мәйданга милли киемнәрдән чыга.

Икенче көнне шәһәрнең үзәк паркында көрәш һәм мәдәни чаралар булды, фестиваль кич зур тамаша белән тәмамланды. Быел да сәхнәдә төп чыгыш ясаучылар Романия татарларының "Йолдызлар" төркеме иде.

Чараны инде 21нче тапкыр Романия төрки-татар мөселманнарының демократик берлеге оештырды. Бу көннәрдә мәдәни чаралардан тыш Романия депутатлары белән очрашулар, Гөстенҗе шәһәр хакимияте вәкилләре белән фикер алышулар оештырыла. 30 август шулай ук Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитеты утырышы узды. Анда 1-2 август Анкарада узган II Бөтендөнья кырымтатар конгрессы кабул ителгән карарларны үтәү юллары тикшерелде. Утырышны Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров алып барды.

Литва, Болгарстаннан аермалы буларак, Романиядә татарларга гореф-гадәтләрен сакларга беркем дә комачауламаган. Бүгенге көндә илдә 40 меңләп татар яши. Романиянең элекке һәм хәзерге парламентында татар депутатларының булуы, быел төбәкләр үсеше һәм дәүләт идарәсе министры итеп Севиль (Җанбәк) Шайдәнең билгеләнүе Романия татарларының сәяси һәм иҗтимагый тормыштагы урынын күрсәтә. 1917 елда Бакчасарайда Беренче кырымтатар корылтае җыелып төрки мөселман дөньясында беренче демократик республика игълан ителүен дә зурлап бары тик Романия татарлары искә ала.

XS
SM
MD
LG