Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

"Суверенитет, демократия булмагач, бәйрәм түгел инде бу"


30 август Республика көне уңаеннан һәм "Татар" радиосының 14 еллыгана багышлап Казан-Арена янында татарча зур тамаша үтте. Альтернатив музыкант Альберт Исмаил һәм автор-башкаручы Илназ Гарипов Азатлыкка, Татарстанда мөстәкыйльлек тә, демократия дә юк, җырчыларны колга әйләндерделәр дип белдерделәр.

Көн салкын, яңгырлы булуга карамастан, Татарстанда 100,5 FM ешлыгында эфирга чыгучы "Татар" радиосының 14 яшьлек туган көненә 500ләп тамашачы килгән. Быел алар туган көн тамашасын Республика көне белән туры китереп эшләгәннәр, тамашада 30дан артык татар эстрадасы җырчы-артистлары чыгыш ясады. Күбесе Татарстанның суверенитеты белән котлап иң популяр җырларын башкарды, Салават Фәтхетдинов “Мин яратам сине, Татарстан” белән сәхнә тотты.

Күпчелек татар эстрадасы вәкилләре бәйрәмчә кәефтә булса, бер төркем җырчы-музыкантлар Татарстанның мөстәкыйльлегенә шик белдерде.

“Бүген суверенитет бәйрәме, бәйрәм белән котлыйсы килә, әмма мөстәкыйльлек, демократия булмагач, кызганычка каршы бәйрәм дип әйтә алмыйм. Ә җырчыларга килгәндә, алардан кол ясап бетерде бу система”, диде альтернатив музыкант Альберт Исмаил.

Автор-башкаручы Илназ Гарипов та күпчелек фикерен хупламады.

“Берничә ел элек бу бәйрәм Татарстан суверенитеты көне дип атала иде. Ләкин аны, кызганычка каршы җайлы гына итеп шәһәр, Казан көненә үзгәртеп куйдылар. Минем фикеремчә, хәзер безгә әле мөстәкыйльлек кирәкми, чөнки илдә барган вакыйга-әйләнешләрдә Татарстан үзе генә ерып чыга алмас иде”, ди җырчы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG