Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ауропалы Татарстанның киләчәге бар"


"Ауропалы Татарстанның киләчәге бар"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

"Ауропалы Татарстанның киләчәге бар"

Ауропалы Татарстан төркеме вәкилләре Республика көне уңаеннан җыелып, Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышты. Очрашуда республиканың 2030 елга кадәр стратегиясендә булган сәяси програмнар да барланды.

Ауропалы Татарстан төркеменең төп максаты – фикерләүче яшьләрне барлап, аларда республикага карата патриотик рух тәрбияләү. Ауропалы Татарстан дип аталулары симовлик мәгънәгә ия. Төркемдәге яшьләр өчен бу ике сүз асылында яшәү өчен уңайлы булган дәүләт, гражданнар иминлеге, барча халыкларның да имин тормышыта яшәве тора.

Төркем вәкиле, тарихчы Айрат Фәйзрахманов яшьләр арасында республика тарихының асылын аңлап яшәүчеләр саны артуын әйтте.

“Ауропалы Татарстанның, институтларның киләчәге бар дип саныйм. Халыкны һичшиксез сыйфатлы тормыш көтә. Безнең төркемдәге яшьләр дә киләчәккә өмет белән карый. Форсаттан файдаланып милләттәшләребезне республиканың мөстәкыйльлек көне белән котлыйм. Татарстан киләчәктә көчле демократик дәүләт булыр дип өметләнәм!”, ди ул.

Ауропалы Татарстан блогының Вконтакте социаль челтәрендәге төркемдә 1200 артык кеше бар. Айрат сүзләренчә, анда көненә 200 якын кеше керә. Аның шулай ук Facebook челтәрендә дә сәхифәсе бар.

“Атнага бер эксклюзив, аналитик материал урнаштырабыз. Шуның белән дә һәрвакыт актуальлекне саклыйбыз”, ди төркемнең актив вәкиле.

XS
SM
MD
LG