Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский һәм Навальный сәяси тоткыннарга финанс ярдәм проектын булдырды


100 мең сумлык акчалата ярдәм 22 кешегә биреләчәк.

Михаил Ходорковский һәм Алексей Навальный сәяси тоткыннарны финанс яклау максатыннан уртак проект булдырды. 22 кеше бер тапкыр 100 мең сумлык акчалата ярдәм алачак. Проект координаторы Мария Баронова РБКга белдерүенчә, әлеге акчаларны ЮКОСның элекке башлыгы һәм үз исемен әйтергә теләмәгән тагын берничә кеше бирә. Алексей Навальный финанс ярдәм күрәтми, әмма акциядә медиа яклау оештыруда катнаша.

“Бер җайга салынган репрессия машинасы басымына каршы тору авыр. Шул ук вакытта киләчәктә гадәти тормышка кайту өчен гаилә, якыннар, туганнар белән элемтәне саклау мөһим”, диелә “Ачык Русия” сайтында. Нәкъ шул максаттан сәяси тоткыннар матди ярдәм алачак. Акча алучы сәяси тоткыннарын исемлген 24 кешелек шура билгеләгән. Әлеге шурага хокук яклаучылар, адвокатлар һәм сәяси темаларга язучы журналистлар кергән.

Ярдәмне украин хәрбие Надежда Савченко, украин режиссеры Олег Сенцов, кырым активисты Александр Кольченко, оппозициядәге сәясәтче Сергей Удальцов, эколог Евгений Витишко, “Башка Русия” активисты Таисия Осипова, Алексей Навальныйның бертуганы Олег һәм “Сазлык мәйданы” эшен нигезендә хөкем ителүчеләрнең берничәсе алачак.

XS
SM
MD
LG