Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:59

Урыс мәктәбендә татар мохите – чынга ашмас хыял


Татарстанда беренче сыйныфка баручы балалар

Татарстанда беренче сыйныфка баручы балалар

Казанда бер генә татар гимназиясе эшли. Зур шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе теләсә дә анда балаларын йөртә алмый. Казанның сигез параллель сыйныфлы урыс мәктәбендә татар мохитле бер сыйныф булдырырга тырышып карау да файдасыз.

Яныбызда гына Татарстанда тиңе булмаган, заманның соңгы казанышларына туры китереп эшләнгән мәктәп салынды. 1700 балага исәпләнгән, беренче уку елына инде 1350 бала кабул иткән, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче (чит телләр, физика-математика, спорт сыйныфлары бар, планда медицина сыйныфын ачу), бассейнлы, ике спортзаллы, музыка, сәнгать мәктәбе булган әлеге мәктәпне сайлаганчы бик озак уйладык. Олы кыз укыган 155нче мәктәпкә илтергәме, монда калдырыргамы? Кызым, 155кә барганның икенче көнендә үк, әнием, без анда өч кенә татар дип кайткан иде, бөтен җирдә дә урыс телендә укыту, мәктәптән үзләре дә кайта алырлар дип, якындагы мәктәпкә тукталырга булдык. Мәктәпкә якынча исемлекләрне барлаганда, мәктәп директоры Эльвира Наумова белән шундый сөйләшү булды:

– Сыйныфыбызны татар телле укытучыга биреп, татар мохитле итеп булмасмы икән?

– Сезгә 2нче гимназиягә барырга кирәк түгелме икән, биредә укыту урыс телендә барачак бит?

– Укытуның урыс телендә булуы белән килештек инде. Безгә татар телен камил белгән укытучылы, үзебезнең гореф-гадәтләрдә тәрбияләнә торган сыйныф булдыру әйбәт булыр иде. Беренче сыйныфка җыенган 200 бала арасыннан җыеп булыр бит шундыйларны? Укытучыга ярдәм итәргә, сыйныфтан тыш чаралар үткәрергә булышырга мин дә бик риза.

Фетнә чыгаручы дип кабул иттеләр

Август башында мәктәпкә килгәч, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Людмила Вилкова, сезгә татар сыйныфы кирәк иде бит дип, 1А сыйныфына эләгүебезне хәбәр итте.

Ләкин алданрак шатланган булып чыктык. Беренче төер мәктәпкә беренче барган көнне исемлек белән таныша башлагач утырды. Бер әни укучыларның фамилияләре татарча гына булуына игътибар итеп: "Бу татар сыйныфы булачакмы әллә, безгә берни дә әйтмәделәр?" дип канәгатьсезлек белдерергә тотынды. Укытучы: "Белем бирү урыс телендә бара, гап-гади сыйныф", дип тынычландырды.

Икенче күңелсез вакыйга ата-аналар җыелышыннан чыккач булды. Балаларның татарча аңлау-аңламавы белән кызыксынгач, 6-7 баланың бөтенләй аңламавы билгеле булды. Бер әнинең: "Я сама не знаю, с ребенком заниматься не буду и знать не хочу. Будет в школе изучать, этого и достаточно", диюе шаккатырды.

Кыен булмасмы соң сезгә, башка класска күчәргә теләмисезме соң диюемә, әлбәттә, юк, дигән җавап ишеттем. Кемнең кем икәнен белмибез бит әле, әти-әниләр исемлеген кулдан-кулга җибәргәч, сыйныфта берничә гаиләнең катнаш булуы да ачыкланды. Миңа җавап бирүче дә – шуларның берсе.

Телефон номерларын күчереп алып, икенче көнне татарча аңламаган балаларның әти-әниләренә шалтырата башладым. Телефон номерына сукырларча шалтыратып, "мин – Айсылу, сезгә ничек эндәшим", дип татарча өйрәнү ихтималына, милли тәрбиягә, сыйныфтан тыш эшләрне татар телендә үткәрүгә булган фикерләрен сораштым, әлбәттә инде, балалар үзара танышып, дуслашып беткәнче, башка сыйныфка күчү-күчмәү ихтималы белән дә кызыксындым. Бигрәк тә, дини бәйрәмнәрне билгеләп уза башласак, урыс милләтеннән булган әниләрнең мөнәсәбәте дә кызыксындырды. Аерым сөйләшкәндә, сыйныфтан күчәргә теләмәгән, ләкин балаларының татар тәрбиясе алуына каршы булмаган әниләр бергә җыелгач, чын-чынлап тавыш купты.

Урыска ихтирам бар, татарга – юк

Югары уку йорты доценты Людмила (фамилияләрен язмыйм, танышлары арасында танырга мөмкиннәр): “Айсылу, син нишләп сыйныфны бүлә башладың? Мәктәптә бөтен сыйныфлар да бер төрле, укыту урыс телендә, нинди татар сыйныфы оештырып йөрисең? Без катнаш гаилә, ирем – татар, ләкин ирем дә, кайнана-кайнатам да мине хөрмәт итеп урысча сөйләшәләр. Кызым татарча белми. Әби-бабасыннан бала белән татарча сөйләшүләрен сорыйм, ул ике телне дә белсә, әйбәт. Ләкин мин бу укытучыдан башка укытучыга күчәргә теләмим!”

Сине хөрмәт итәләр дә, ә үзең ник хөрмәт итмисең дигән сорау телемдә генә эленеп калды, чөнки андый сорау бирергә хакым юк.

Людмилага Ландыш (фамилиясен шулай ук төшереп калдырам) кушылды: "Мин үзем татфак бетердем, татар теле кая кирәк соң ул? Татар теле белән балаң кая бара аннары? Без өйдә сөйләшәбез, безгә шул җитә", дип әйтеп салды. Татфакта укыган кеше дә шундый фикер йөртә башлагач, башкаларга ни сан!

Мәктәптә сигез параллель сыйныф бар. Шуларның берсендә татар мохите булдыру, балалар белән сыйныфтан тыш эшләрне татарча уздыруга каршы болар. Сыйныфтан тыш эшләрне урысча үткәрерсез, дим, юк, үз туксаннары туксан.

Балалар татар телен онытмасын өчен, алар татар тәрбиясен алсын, олыларны олы, кечеләрне кече итәргә өйрәнсен өчен тырышып йөрү бит. Татар телен аңламаган балалар татар телле чараларны аңламый, аларга кызык булмаса, алар кайтып сезгә зарланса, сезгә дә ошамас бит, дип аңлатам.

Шуннан соң купты гауга. Бала өйрәнсен диючеләр дә, балам аңламаса, мина ошамаячак, шикаять итәм диючеләр дә, аңламаганнар өчен тәрҗемә итегез, сез безне сыйныфтан куасыз диючеләр дә булды.

– Дөресен әйткәндә, әйе. Бала үзен уңайсыз хис итмәсен өчен, уку башланганчы, башка сыйныфка күчү хәерлерәк булыр. Татар телендә тәрбия бирергә теләгән, әмма бу сыйныфка эләкмәгәннәр шактый.

– Сез сыйныфны бүләргә, балаларны аерырга телисезме?

Шулай итеп, барысы да яңабаштан башланды.

Әти-әниләр турындагы мәгълүматлар туплау, исемлекләр белән эшләүгә башка берәүләрнең кысылышы юк. Алай гына да түгел, әлеге мәгълүматны башкаларга тапшыру – “Шәхси мәгълүматлар турындагы” канунны бозу. Сыйныф туплау белән мәктәп җитәкчелеге шөгыльләнә. Әлеге эшнең җаваплысы – уку-укыту эшләре буенча урынбасар Людмила Вилкова, аңа бу кирәк тә булмаган ахры. “Татар” сыйныфына балаларны фамилияләренә карап кына туплаган, аларның гаилә хәле дә, телне аңлау-аңламаулары да исәпкә алынмаган.

Шушымы суверенитет казанышы?

Мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, югары квалификацияле укытучы Эльвира Наумованы гаеплисем килми. Әлеге мәктәпне беренче кирпечләреннән төзегән, төзелеш материалларына кадәр сайлап, оештыру эшләре белән чапкан кечкенә генә гәүдәле ханымның сыйныфлар туплап утырыр хәле дә, вакыты да булмагандыр. Ләкин шундый зур мәктәптә укучылар туплана башлаган апрель аеннан бүгенгә кадәр милли мәсьәләр буенча урынбасар булмау директор вазифасы гына түгел, аның белән район мәгариф бүлеге дә шөгыльләнергә тиеш дип беләм. Уку-укыту эшләре урынбасарының үз эшенә бармак аша гына каравы әрнетә. Әлбәттә, “Сезгә монда урын юк, татар гимназиясенә кит”, дигән әниләрне дә аңлый алам, аларга 1А сыйныфының укытучысы ошый, балаларына ул белем бирсен дип телиләр. Шулаен шулай да, әмма, ни хикмәт, барлык беренчеләрнең мөгаллимнәре арасында әлеге укытучы гына татарча камил белә.

Ата-ана җыелышаннан соң барыбыз да киеренке халәттә таралыштык. Дөньядагы татарлар үзләренең мәркәзе дип санаган Казан үзәгендә яшәп, сигез (!) параллель сыйныф туплаган мәктәптә бер татар телле сыйныф оештырып булмасын инде!

Суверенитет алуга 25 еллыкны бәйрәм итәбез. Казанышлар гына юк: милли мәгариф үлеп бетеп бара, бер заман күтәрелеп киткән татарча укыту, юагры уку йортларындагы татар төркемнәре ябылып бетте. Русия Конституциясендә һәр кеше үз туган телендә белем алырга хокуклы диелгән. Ул хокукларны яклап сүз әйтү инде дискриминация, экстремизм дип бәяләнә. Ә менә Конституция нормаларына каршы килеп кабул ителгән мәгариф кануннары легитим. Канун бозмый гына бетерәбез дип, татар сыйныфларын юкка чыгарганда әти-әниләр фикеренә аркаланалар. Ә ата-ана фикере – ата-аналар комитетындагы бер-ике кешенең кычкырып, башлап йөрүе һәм, балама тимәсеннәр дип башка әти-әнинең сүзсез генә килешүе. Мин моңа үз тәҗрибәмдә инандым. Үз телебездә укытуны, үз телебездә БДИ бирүне даулап көрәшү, балам укырга керә алмас дип урысча укырга күчүгә караганда авыррак шул.

Инде менә үзебезчә сөйләшеп, балаларыбызны үзебезчә тәрбияләүгә дә кизәнә башладылар. 25 елга кирегә китеп, 70-80нче елларга, Казанда бер генә татар мәктәбе калган заманга әйләнеп кайтабыз түгелме? Телебез "кухня" теленә әйләнеп, аннары бөтенләй кысрыкланып, онытылып бетсә, бер-ике буыннан соң бөтенләй догачысыз калмабызмы соң?

Айсылу Галиева
Казан, журналист

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG