Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59

Үткән атна ахырында Мамадышка 85 ел тулуы уңаеннан зур бәйрәм узды. Район башлыгы яшьләргә районда калыгыз дип мөрәҗәгать итте.

Татарстанның Мамадыш районы республикада иң зур районнардан санала. Тарих битләрендә Мамадыш исеме 1391 елдан бирле искә алынса да, шәһәр буларак Мамадышка 234 яшь кенә әле. Ул шәһәр буларак бу яклардан әби патша – Екатерина II узып киткәннән соң аның фәрмане белән атала башлаган.

Исламия Мәхмүтова чәчәктән ясалган алтын балыкка теләкләрен белдерә

Исламия Мәхмүтова чәчәктән ясалган алтын балыкка теләкләрен белдерә

Мамадышлар бу бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән. Мамадыш төбәгендә туып үскән, хәзер башка җирләрне яшәүче күп кенә якташлар да чакырылган иде бәйрәмгә. Алар арасында җырчы Миңгол Галиев, рәссам Нәҗип Нәккаш, Мамадыш килене - Тинчурин театры артисты Хәлил Мәхмүтовның тормыш иптәше Исламия Мәхмүтова, журналист Люция Фаршатова һәм башкалар бар иде.

Иң башта кунакларны ЗАГС янына алып бардылар. Анда соңгы ике айда гына тормыш корып җибәргән 11 пар Гашыйклар эскәмиясен ачты һәм Мәхәббәт агачына теләкләре язылган язмалар элде. Ул агачта инде байтак кына мәхәббәт йозаклары да эленеп тора иде.

Барысы да чәчәктән ясалган

Барысы да чәчәктән ясалган

Быел шәһәр беренче мәртәбә бу көнне чәчәк бәйрәме дә уздырды. Мамадышның һәр оешмасы дип әйтерлек җәяүле үзәк урамда чәчәкләрдән төрле композицияләр оештырган иде. Шулай ук ул көнне 3 катлы шәһәр музеенда Мамадышның тарихы, табигать, байлыклары билгеле шәхесләре турында күп кенә мәгълүмат алырга була иде.

Яшь парларны котлап район җитәкчесе Анатолий Иванов: “Барыгыз да районда калыгыз. Сезгә эш урыннары да булачак, күп кенә фатирлар да төзелә, уңайлыклар бар. Киләсе елдан 80 гектар җирдә Индустрия паркы төзеләчәк, әле зур бассейны, кинотеатры булган ял итү үзәгенә дә нигез салыначак быел. Эш тә, ял да булачак яшьләр өчен”, диде.

Урамга "Туган көнең белән, Мамадыш" дип язылган плакат эленгән

Урамга "Туган көнең белән, Мамадыш" дип язылган плакат эленгән

Соңгы елларда Мәскәү өлкәсе Сабантуена мамадышлар да килә. Алар инде Жуковски, Пушкин, Подольски шәһәрләрендә булырга өлгергәннәр. Мамадышлар Сабантуенда җырлап биеп кенә китми, эшлекле элемтәләр дә булдырганнар икән. Быел Нократ белән Чулман кушылган җирдә, нарат урманы эченә урнашкан “Кама” җәйге ял лагерьларында Мәскәү өлкәсеннән 20 артык бала ял итеп киткән. Аларны Алабуга, Мамадыш шәһәрләренә экскурсиягә дә алып барганнар.

Соңгы елларда Мамадыш янындагы Нократ елгасы буйлары бик нык төзекләндерелеп ял итү урынына әверелгән. Биредә музыка уйнап торган төсле фонтаннар да, төрле-төрле кафелар да эшли. Әле алга таба да тагы бер чакырым 150 метр җирне заманлаштырып төзекләндерер өчен акча бүлеп бирелгәнен әйттеләр.

Мамадышның туган көн бәйрәме дә Нократ елгасы буендагы зур сәхнәдә дәвам итте. Анда җирле артистларның чыгышлары белән чиратлаштырып, уңышларга ирешкән оешмаларны, чәчәк бәйрәмен ясаучыларны, яшь парларны котладылар, бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырдылар.

XS
SM
MD
LG