Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары радасы янында граната 15 кешене яралады


Украина Югары радасы янында бәрелеш
Украина Югары радасы янында бәрелеш

Киевта Украина Югары радасы төбәкләрнең вәкаләтләрен арттыручы канун өлгесен раслаганнан соң парламент бинасы янындагы бәрелешләрдә граната шартлап 15ләп кешене яралады. Яраланучылар арасында парламентка һөҗүм башлаган протестчыларга каршылык күрсәтүче Милли гвардия хәрбиләре дә бар.

"112 Украина" телевидениесе белдерүенчә, гранатаны төбәкләрнең вәкаләтләрен арттыруга каршы чыгучыларның берсе ташлаган.

Парламентка бәреп керергә маташучылар милиционерларга төтен гранаталары да аткан. Тәртип саклаучылар аларга күз яшьләндерү газы белән җавап биргән.

Милли гвардия белдерүенчә, протестчылар белән бәрелешләрдә 50ләп хәрби яраланган.

XS
SM
MD
LG