Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баланы мәктәпкә әзерләү кыйбатлана

2015 елда баланы мәктәкә җыю, уку өчен кирәк-яраклар, кием бәяләре узган ел белән чагыштырганда 47%, 2005 ел белән чагыштырганда 225% арткан. Бу Бөтенрусия фикер белешү үзәге нәтиҗәcе. Бигрәк тә дәфтәр, каләм кебек әйберләр бәясе арткан. Иң күп акча мәктәп формасына китә, быел ул 7 мең сумнан арткан мәктәпләр дә бар. Шулай ук спорт формасы һәм аяк киеме иң кыйбат әйберләр арасында. Азатлык Татарстанда ата-аналардан сораштыру оештырып инфограм әзерләде.

XS
SM
MD
LG