Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:41

Президентка теләк: Татарстан милкен сатып бетермәсен


Ирек Биккинин

Ирек Биккинин

13 сентябрь Татарстанда президент сайлау уза. Булачак президенттан татарлар ни көтә, республика башлыгына нинди гозерләре бар? Азатлык президентка теләкләр туплый. Бу эшкә сез дә кушыла аласыз.

Русиядә, шул исәптән Татарстанда да халыкның теләге бары шул сайлаулар якынлашканда гына исәпкә алына. Моны аңлаучылар үз проблемнарын нәкъ шул вакытта азмы-күпме хәл итеп калырга тырыша.

Гомумән, татарлар тырыш халык буларак зарланып йөрергә яратмый, кулыннан килгәнне үзләре башкара, әмма президент ярдәменнән башка хәл ителми торган эшләр дә шактый. Азатлык шуларны барларга булды.

Ирек Биккинин, хокук яклаучы, Мордовия:

– Татарстан әле аякта басып тора, азмы-күпме милек бар һәм ул республикага эшли. Аларны сатып бетермәсеннәр дип телим. Федераль үзәк аны үзләштерер өчен төрле мәкерле уен уйнаячак. Бүгенгесе белән яшәү дөрес түгел, әле киләчәк тә бар. Буш тагарак алдында калмаска кирәк.

Татарстан көчле булса, башка төбәк татарларына да җиңел. Төбәк татарлары да ныклы аякта басып торса, республикага ярдәм итә ала. Әмма кирәк чакта ярдәмләшү, яклау сүзен ирештерү җитеп бетми. Мордовия татарлары инде байтактан яулык бәйләп йөрү хокукы өчен көрәшә, үзен яклый. Тик Татарстан бу проблемны белсә дә, дәшми кала, күз йома. Сайланган президент сүз әйтергә куркып тормасын ул.

Авылларда яшь белгечләрнең торак мәсьәләсен хәл итсеннәр

Рамазан Кәбиров, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы укытучысы:

– 37 ел буена укытучы булып эшлим. Без инде өлкән буын, алмашка укытучылык эшен сөйгән яхшы белгечләр килсен дип телим. Әмма авылга аларны тартып китерү авыр. Яшьләр авылларда калсын дисәк, президентка бер теләк бар. Менә авылда яки шәһәрдә балалар бакчасы, мәктәп салына, әмма шул яңа биналар янында яшь белгечләргә яшәргә шартлары булган йортлар салмыйлар. Башка төбәкләрдә бу тәҗрибә бар, әмма Татарстанда аны уйламыйлар. Коры яланда мәктәп бинасын төзиләр дә вәссәләм. Яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү турында уйланалармы икән? Сайланган кеше шуны башкарып чыксын иде ул.

Балалар бакчалары, мәктәпләре төзелә, аларны тантаналы итеп ачачалар, әмма түрәләр тасманы кисә дә китә. Аларны озатып җибәргәч, ябып та куялар, чөнки йә электр чыбыгы сузылмаган була, йә газ кереп беткмәгән була, йә документлары барысы да тәртиптә түгел. Андый очраклар бик күп. Тасма кискәннән соң да карасыннар иде алар. Гел протокол белән йөрергә димәгән. Кимчелек якларын да карасыннар, аны юкка чыгарырга хәстәрен күрсеннәр, аннан соң да тикшерсеннәр.

Укытуга килгәндә, президент ничек укытканнарын уйлыймы икән? Менә мин – татар халык педагогикасы програмы авторы. 2000 нче елларда аңа нигезләнеп Себердә укыта башладылар. Ләкин Татарстанда моны читкә этәрәләр. Чит илләргә исләре китә, Сингапурга кызыгалар, тик бездә бит дөньяга тиң булмаган үзебезнең тәрбия бирү ысулы бар.

Аннары мин – матбугатны яздырып укый торган кеше. Быел 10 мең сумга газета-журналлар яздырттым. Ә китапханәләр бер-ике газета яздырта да бетте. Татар басмалары тираж юк дип елый. 2 мең тираж белән чыккан газеталар бар. "Мәгърифәт”не юкка чыгардылар, “Сабантуй”ны журналга әйләндерделәр. Укытучылар, ата-аналар белән аралашабыз, канәгать түгелләр. Мөхәррирләр "язылыгыз" дип мөрәҗәгатьләр белән чыга, әмма алай теләнеп йөрү дөрес түгел бит. Безнең хөкүмәтнең мәктәп китапханәләрен татар матбугаты белән тәэмин итәрлек куәте юкмени дип аптырыйм. Татар газеталарын яздыртсалар, халыкка да яхшы, редакцияләргә дә файдалы. Укый торган балалар буыны тәрбияләргә ярдәм итәр иде.

“Татмедиа” агентлыгы министрлык вазифаларын үти, вәкаләтләре бар икән, татар басмаларының тиражларын үстерү турында бераз кымшанырга тиеш.

Укытучы Рамазан Кәбиров гозере

Декрет ялын 3 яшькә кадәр итсеннәр

Сәрия Закирова, Казаннан күп бала анасы, журналист:

Сәрия Закиоова

Сәрия Закиоова

​– Хәзерге көндә дәүләт тарафыннан балалар бакчаларына 3 яшьтән бирү тәртибе кертелгән, ә декрет ялы бары 1,5 яшькә кадәр генә түләнә. Декрет ялын 3 яшькә кадәр итсеннәр иде. Ата-аналар эшкә чыгу сәбәпле, балаларын кая куярга дип аптырап йөрмәсеннәр иде.

Аннары мөселман балалар бакчаларын ачсыннар, ә калганнарында хәләл тукландыруны арттырсыннар иде. Безнең Азино районында ике генә балалар бакчасында хәләл ризык белән туклану каралган.

Түрәләрнең хатыннары бизнесын тикшерергә кирәк

Азат Сәйфетдинов, Казаннан инженер:

Азат Сәйфетдинов

Азат Сәйфетдинов

– Түрәләрнең хатыннары бизнесын тикшерергә кирәк. Бездә ирләре көне-төне дәүләткә бушка эшли, ә хатыннары байлык китерә булып чыга. Коррупцияне кичекмәстән бетерергә кирәк.

Югары уку йортларында татарча белем алу мөмкинлеге сакланып калырга тиеш. Хәтта татарлар арасында да урамда татарча сөйләшүчеләр аз.

Экология начарлана бара, шуңа урманнар утыртырга кирәк. Урман бер генә ел үсми бит. Чүп-чарны эшкәртә башлау һәм чүплекләрне бетерү мөһим.

Балаларны тәрбияләү өчен балалар бакчасыннан башлап яңа програмнар кирәк. Чөнки җәмгыятьтә югары мәдәният традицияләре көчле булса, бу җәмгыять үзе күп проблемны чишә ала.

Сайланасың икән, президент атамасын саклап кал

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь:

Ркаил Зәйдулла

Ркаил Зәйдулла

Татарстан президенты итеп сайланасы кеше беренче чиратта республикада президент институтын саклап калырга тиеш. Русия Дәүләт думасы депутатлары 2016 елның башына кадәр генә татарлар президентлы итеп яши ала дип карар чыгарды. Халык президентны сайлый икән, ул бер елга гына түгел, мәңгелеккә калсын. Бу – Татарстан халкы теләге. Гарант буларак, ул атамадан баш тартмаска тиеш, көрәшсен, халыкка таянсын.

​Милли мәсьәләләрдә Татарстанга басым бара, астыртын рәвештә миллилеген юарга тырышу сизелә. Республиканың гына түгел, бөтен татарларның президенты икән, милли йөзебезне саклап калу эшендә аның роле зур. Моны сайланасы кеше аңларга тиеш. Милли мәдәниятнең нигезе – ул тел. Татар теле гамәлдә булуын күрәсем килә, президент та аны күз уңында тотарга тиеш. Татар мәктәпләре санаулы, әле булганнарында да татар теле һәм әдәбияты фән буларак кына укытыла. Балалар бакчалары да татар дип атала, ә тәрбия урысча бара. Ачыйк көчле татар мәктәпләрен! Элиталы татар гимназияләрен оештыру кирәк иде. Ихтыяр көчен туплап эш итүе сорала.

Авыл хуҗалыгы да чишелмәс бер проблема булып тора. Ялгыш юлдан киттек – хәзер җирләр байлар кулында. Моңа кадәр авыл кешеләре колхозда бил бөкте, җир эшеннән биздерделәр, хәзер инвесторлар аркасында халык салалардан кача, чөнки авылда ул хуҗа түгел. Президент авылны бөлгенлеккә төшермәс өчен чарасын күрергә тиеш.

Казан Себердәге татарларның тавышын ишетсен иде

Бибинур Сабирова, Төмән татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе:

Бибинур Сабирова, Төмән татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Бибинур Сабирова, Төмән татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

– Мин президенттан татар мәктәпләре проблемнарына игътибар бирүен сорар идем. Себердәге татар мәктәпләре проблемнары күз уңыннан бөтенләй төшеп калды. Без, җәмәгать эшлеклеләре, бу проблемны матбугат чараларында никадәр генә күтәрмик, хәзер шулкадәр каты итеп урыслашу бара. Туган телне саклау, укыту даирәсе киңәйтелми, киресенчә тарая гына бара. Бу чит төбәкләрдә яшәүче татарлар алдында торган төп мәсьәлә итеп каралсын иде.

Татар мәктәпләрен саклау мәсьәләсен Дөнья татар хатын-кызлары форумында да күтәрдек. Кулъяулык чигү, себерке бәйләү кичәләре белән мавыгып, хәзер бөтен Русия шундый чараларга гына күчеп бара кебек. Актив хатын-кызлар хәрәкәте күпне эшли ала бит ул. Бу форумда милли мәгарифне саклау мәсьәләсе уртага салынып каралмады.

Мин күп еллардан бирле Казан галимнәренә, җәмәгать эшлеклеләренә әйтә килдем, әмма моңа беркем дә колак салмады. Милли хәрәкәт ничек кенә бармасын, себертатарларның "без үзебез аерым халык" дип аерылып ятуы нәтиҗәсендә әдәби телнең абруе төшә.

Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Себердәге татарларның тавышын ишетсен иде. Без бер халык белән генә эшлибез, төрле-төрле төркемнәргә бүлеп карамыйбыз дигән фикер - ул бик үк дөрес фикер түгел. Милли җитәкчеләр безне аерып карый, шуңа күрә Татарстан президенты читтә, бигрәктә, Себердә яшәгән казан татарлары мәнфәгатен дә күз алдында тотсын иде.

Читтәге сәнгатьчеләргә игътибар күбрәк булса иде

Альберт Әсәдуллин, җырчы:

Альберт Әсәдуллин, җырчы

Альберт Әсәдуллин, җырчы

​– Киләчәктә Татарстан президенты ирешелгәннәрне саклап калсын һәм тагын баетсын иде дигән теләктә калам. Безнең республиканың җитәкчелеге гореф-гадәтләребезгә, үткәнебезгә тагын да ачыграк булсын иде. Татар халкы тарихына багышланган әсәрләр иҗат итү – тормыш таләбе һәм бу юнәлештә эшләү кирәк. Минем шикелле читтә яшәгән татар сәнгатькәрләре дә бар, без дә үз йөрәгебездә Татарстанга мәхәббәт саклыйбыз. Президенттан читтәге рәссамнарга, музыкантларга һәм артистларга күбрәк игътибар булса иде.

Иң беренче итеп фермабызга юл сорар идем

Рәкыйп Гатин, Мамадыш районы Арташ авылы фермеры

Рәкыйп Гатин, фермер

Рәкыйп Гатин, фермер

– Иң беренче итеп фермабызга юл сорар идем. Олы юлга кадәр 650 метрлык кына җир инде ул. Яңгыр явып китсә, һич бернәрсә эшләп булмый. Сыер савучылар сөт җыючы машинага сөтне чиләкләп ташый. Ә без бит көненә 500 литр сөт тапшырабыз. Бу турыда сөйләдек инде. Күпме озынлыкта юл кирәклеген килеп үлчәп тә киттеләр. "Без тендерны җиңеп чыктык, юлны үзебез салабыз", дип тә әйткәннәр иде. Хәзер инде башка кеше файдасына безне сызып ташлаганнар икән. Кризис, акча юк, диләр. Быел тагы юлсыз. Көзге яңгырларда, кышкы бураннарда тагы интегергә туры киләчәк инде.

Милләтара, динара мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк

Тәлгать Таҗетдин, мөфти:

Тәлгать Таҗетдин, мөфти

Тәлгать Таҗетдин, мөфти

​– Сайланачак президент итеп Рөстәм Миңнехановны күрәм. Мин моны татар, Казанда туган кеше, Татарстан, Башкортстанның дин әһеле буларак әйтәм. Аның эшчәнлегеннән канәгатьмен, дәүләтне аякка бастыру, телне саклау, рухи мирасыбызны яңарту эшен, Миңтимер Шәймиевнең ихласлы шәкерте буларак, бик күркәм дәвам итә. Никадәр мәшәкатьләр, гаиләсендә авырлыклар булса да, какшамады.Тырышып эшли, хәрәкәт итә, чаба, тырыша. Чапкан атның башына сукмыйлар.

Әмма милләтара, динара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга кирәк. Халыкка тигез итеп карауны арттырырга, гадел булырга кирәк. Илдә икътисади кризис, күп кеше авыр яши, мохтаҗлар саны арта, аларны онытмаса иде. Ятимнәрне, фәкыйрьләрне кайгыртучының эшенә Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирә. Пәйгамбәребез дә ятимнәрне башыннан сыйпа, ризыгыңнан ашат, шулчак теләгең кабул, эшләрең уң булыр дигән.

Татар мәсьәләсендә тагын да активрак булу кирәк

Мәдинә Әбсәләмова, АКШның Флорида татарлары оешмасы әгъзасы:

​– Татарстан президенты, татар кайда гына яшәмәсен, Русиядә һәм чит илдә булсын, ул теләсә нинди вазгыятьтә дә татарларның гаранты булырга тиеш.

Мәдинә Әбсәләмова

Мәдинә Әбсәләмова

Берничә ел элек әти-әнисе Кытайга киткән татар апасы белән таныштык. Аның әтисе Советлар берлеге таркалгач Татарстанга кайтырга теләгән һәм мөрәҗәгать белән чыккан. Әмма ул вакыттагы президент мондый мөмкинлекне бирмәгән. Ә Төркиянеке биргән һәм алар гаиләсе белән Төркиягә күчкәннәр. Инде хәзер ул ханым төреккә кияүгә чыккан, әмма аның балалары әниләрен татар дип тә белми.

Президент чит илдәге татарлар белән очраша, татарлыкны да күтәрә, әмма федераль дәрәҗәдәге татар милли мәсьәләләрендә аңа тагын да активрак булу кирәк. Мәсәлән, татар теле дәресләре, татар милли мәктәпләре хәзер Советлар берлеге вакытына караганда да азрак бит.

Авыл мәктәбенә ярдәм кирәк

Рамил Сөләйманов, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих укытучысы:

– Кечкенә авылларда мәктәпләр ябылырга тиеш түгел. Һичьюгы, башлангыч булса да калырга тиеш. Мәктәп ябылса, авыл да бетәчәк.

Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау туктала. Элек 30 еллык мәктәпләргә капитал ремонт үткәрә иделәр, хәзер ул програм бетте. Безнең Иске Ибрай мәктәбенә 30 ел һәм капитал ремонт инде бүгеннән үк кирәк.

Мәктәпләрне финанслау мәсьәләсен дәүләт күләмендә күтәреп чыксыннар иде. Мәктәпләрнең материаль базасы бик нык искерде. Бу аеруча авыл уку йортларына кагыла.

Рамил Сөләйманов, укытучы

Рамил Сөләйманов, укытучы

Борынгы замандагы кебек әле һаман акбур белән язабыз. Хәтта элеп куярга Икенче дөнья сугышы картасы да юк. Заманча технологияләр кертәбез дип сөйлиләр, ә алар яңа мультимедияле җиһазларга нигезләнеп оештырылырга тиеш.

Укытучыларга яңача түләү системасы кертелә. Хезмәттәшләрем моңардан риза түгел. Аңа Татарстан профсоюзлары да каршы чыга. Менә без икешәр фәннән БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) бирдерәбез, балаларны ел буена әзерлибез, ә БДИ бирдермәүче укытучылар шул ук хезмәт хакын ала. БДИ бирдерүчегә өстәмә эш күпкә арта.

Укытучыларның белемен күтәрү мәсьәләсенә килгәндә, безнең югары категорияле укытучылар өчен бу бик мөһим. Безне курсларга җибәрәләр, әмма яңалык алып кайтасы урынга үзебездән генә алырга тырышалар. Шуңа белем дәрәҗәбез күтәрелми булып чыга. Мәктәптә бер сәгать тә укытмаган укытучыларның безгә белем бирүе гаҗәп. Алар безгә нинди белем бирә алсын? Укытучыларның белемен арттыру системасын тамырдан үзгәртү кирәк. Хөкүмәт акчасын гына туздырабыз булып чыга.

Менә ул Сингапур методикасына коточкыч күп акчалар түгелә, әгәр ул акчаларны Татарстан укытучыларыннан төркем оештырып методик әсбап чыгарырга кушсалар, аны бик тиз эшлибез. Сингапур методикасын куллану өчен бит бөтен кабинетлар башыннан ахырына кадәр җиһазландырылган булырга тиеш.

Хөрмәтле укучылар! Татарстанның тиздән сайланачак президентына теләк-гозерләр туплау эшенә сез дә кушыла аласыз. Рәхим итеп безнең адреска йә шушындагы форумга языгыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG