Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәтен белдерде


Татарстан республикасы көнендә, 2014 елның 30 августы
Татарстан республикасы көнендә, 2014 елның 30 августы

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Белем көне уңаеннан укучыларга һәм укытучыларга мөрәҗәгать итте.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

Мөрәҗәгатендә Миңнеханов Татарстанның Русиядә мәгариф өлкәсендә алда барган төбәкләрнең берсе булуын, үзенең көчле югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән дан тотуын әйткән.

"2019 елда Казанда Халыкара WorldSkills һөнәри осталык чемпионатын, шулай ук киләсе елда Русиядә беренче тапкыр буларак үзебездә Мәктәп укучыларының информатика буенча халыкара олимпиадасын үткәрү хокукын гаять кискен ярыш шартларында яулап алуыбыз Татарстан мәгарифенең уңышлы үсүенә дәлил булды", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Татарстанның мөстәкыйльлек турында декларация кабул итүенең 25 еллыгы уңаеннан ясаган мөрәҗәгатендә дә Миңнеханов республиканың Русиянең терәге булганын әйткән иде.

Президент сайлавы алдыннан Миңнехановка укытучылар да үз гозерләре белән мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG