Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:00

Чуашстанның Тукай авылында мәхәллә йорты ачылды. Татар дөньясы өчен бу – зур яңалык. Әлеге чарага милләт лидерлары да, хөкүмәт вәкилләре дә шактый килгән иде.

Тукай авылы соңгы елларда татар җәмәгатьчелеге теленнән төшмәде. Авылда оештырылган Иҗтимагый киңәшмә тырышлыгы белән элеккеге колхоз җирләре мәхәлләгә кайтарылды, авылда иҗтимагый балалар бакчасы оештырылды, үз гәзитләре нәшер ителде, интернетта сәхифәләре эшләп тора. Авыл янәшәсендә Тукай паркында агачлар утыртылды. Татар дөньясында беренче булып “Шәкертләр бәйрәме”, зурлап Мәүлидне уздырулар да – Тукай авылы кешеләре тырышлыгы. Моннан тыш авылдагы күпсанлы социаль проблемнарны Иҗтимагый киңәшмә чишеп барды. Татар җәмәгатьчелеге соңгы елларда даими күтәреп килгән тагын бер мәсьәлә – татар мәхәлләсен торгызу мөһимлеге Тукай авылы мисалында күрсәтелеп киленде.

Бу көннәрдә исә Тукай халкы тагын бер зур эшенә йомгак ясады: тантаналы рәвештә мәхәллә йорты ачылды. Мәхәллә йортына 2012 елда нигез салынды. Башта авылның Иҗтимагый киңәшмәсе авылда мәхәллә җыенын уздырды. Шул җыенда авыл халкы мәхәллә йорты кирәклегенә басым ясап, аны үз көчебез белән төзиячәкбез, дигән фикердә иде.

500 йортлы, 2 меңгә якын халкы булган Тукай авылы ике елда бинаны төзеп чыкты. 1 мең квадрат метр, ике катлы, өстәвенә бер кат идәнасты булган мәхәллә йорты 16 миллион сумга төште. Бу чыгымнарны нигездә авыл халкы үзе күтәрде. Моннан тыш, Самардагы милләттәшләр һәм Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов өлешчә ярдәм итте.

Бүгенге көндә 5 сыйныф бүлмәсе, кунакханә, ашханә, спорт залы, китапханә, конференция залы һәм башка администрив бүлмәләре булган мәхәллә йорты Тукай авылының бер үзәгенә әйләнде.

"Русиядә мондый бина бүтән юк"

Тукай авылы халкы бәйрәмгә ныклап әзерләнгән иде. 500 кешегә табын, истәлеккә һәдияләр, авыл турында китап, авыл өсте дрон белән төшерелгән клип – болар әзерлек вакыты гамәлләре. Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Чуашстан хөкүмәте рәисе Иван Моторин, Чуашстанның Иҗтимагый пулат рәисе Алексей Судленков, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм тагын күпсанлы кунаклар катнашты.

Чыгыш ясаучыларның барсы да бер фикерне җиткерде: Русиядә бу – беренче мәхәллә йорты. Тукайларның тырышлыгын, милли һәм дини мираска тигез карап, шуларга таянып бүген бәрәкәтле тормыш корып ятуларын искә алдылар. Күпсанлы тантаналы чыгышлар бүләк алмашулар белән үрелеп барды.

Тантана зикер әйтү белән тәмамланды. Мәхәллә йортының намаз залында өйлә намазы укылганнан соң, халык матур итеп әзерләнгән табыннардан авыз итте.

Әмма болар – әле Туай авылы бәйрәменең бер өлеше генә. Табыннан соң авыл җирлегендә бүгенге көндәге татар мәхәлләсе әһәмияте турында фикер алышкан түгәрәк өстәл җыены узды, ә кичке якта Бөтендөнья татар конгрессы юллаган артистларның концерты булды.

Әлбир Крганов: “Башка очракны белмибез”

Түгәрәк өстәл мәхәллә йортында ук узды. Мөфти Әлбир Крганов алып барган бу сөйләшү авыл җирлегендәге мәхәлләләр турында булыр дип көтелсә дә, сүз барыбер Тукайга кайтып калды. Чыгыш ясаучылардан, Ринат Закиров булсынмы, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рәзил Вәлиев яки Чуашстан татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдиновмы – барысы да бүгенге көндә авыл җирлегендә мәхәллә төзеп ятуның башка очрагын белмибез, диделәр. Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов: "Мәхәлләләр күтәрелеше Чуашстанда төрлечә бара, Тукайда без күргән дәрәҗәдә, ә башка авылларда башлангыч баскычта торалар, өченче салада инде шактый көч алып килә", дип әйтте. Фикер алышуда катнашучылар Тукай үрнәген тагын да киңрәк өйрәнергә кирәк, чөнки татар мәхәлләләрен торгызуның мөһимлеге көн кебек ачык, әмма аның төгәл, барысына да туры килә торган рецепты юк дигән фикергә килде. Түгәрәк өстәл Тукай авылы турында видеотасвирлама карау белән тәмамланды.

Сагындырган Зөһрә

Тукай халкы кичке якта Казан шәһәре филормониясе артистлары чыгышын карады. Дөрес, концерт ике җирдә оештырылды: башта мәхәллә йорты каршында, яңгыр башлангач, мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Тамашада көтелгән кунак – Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева. "Иии бигрәк сагынган идек үзеңне, җырларыңны", дип аркасыннан сөйделәр авыл хатыннары. Сәхнәдә шулай ук Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Вәис Бәйрәмов кебек җырчылар-музыкантлар һәм “Казан” бию ансамбле чыгышлары булды. Өч сәгатькә сузылган тамаша салют белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG