Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:10

Кырым мәгариф министры: кырымтатар телендә дәреслекләр юк


Бакчасарайдагы татар мәктәбендә Белем бәйрәме, 2015 елның 1 сентябре

Бакчасарайдагы татар мәктәбендә Белем бәйрәме, 2015 елның 1 сентябре

Кырым мәгариф министры Наталья Гончарова быел Кырымда татар телен факультатив итеп укыту өчен генә әсбаплар бар дип белдерде. Шулай да кырымтатар сыйныфлары үз эшләрен башлады.

Кырымда кырымтатар сыйныфлары булган 15 мәктәп, тулысынча татар телендә тәрбия биргән бер балалар бакчасы бар. Кырымда барлыгы 586 уку йорты исәпләнә. Балалар бакчаларында Кырым буйлап 32 кырымтатар төркеме бар. Бу сан аннексиягә кадәр ничек булса, бүгенге көндә дә шулай сакланган.

Татарстандагы ата-аналардан аермалы буларак, кырымтатар гаиләләре балаларын татар телендә укытырга еракка йөртергә дә әзер. Кырым мәктәпләре Русия кануннары нигезендә икенче уку елын башлады. Беренче ел күчеш чоры вакытында кайда нәрсә укытылганы бик билгеле түгел иде. Быел исә кырымтатар мәктәпләрендә һәм сыйныфларында ата-аналарга басым башланды.

Әминә Авамилева

Әминә Авамилева

"Кайбер мәктәп җитәкчелеге ата-аналарны кырымтатар теленнән баш тартырга үгетли башлады. Русия шартларында бала ана телен өйрәнүгә вакыт "әрәм итәчәк", аның БДИ бирү өчен файдасы булмаячак дигән уйдырмалар сөйләгән мәктәп мөдирләре булды", дип сөйләде Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Әминә Авамилева.

Элек Мәҗлеснең хокук бүлегендә эшләгән Әминә ханым җәй буе Кырымда балалары мәктәптә укыган кырымтатар гаиләләре, мәктәп җитәкчеләре белән очрашып хокукларын һәм бурычларын аңлатып йөргән. Бу эштә аңа укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм журналистлар ярдәм иткән.

"Белем бирү процессы ул социаль мәсьәлә. Русиянең мәгариф турындагы кануны нигезендә мәктәп идарәләренең үзләренең карар кабул итү хокукы бар. Уку йортлары без кушканны эшләргә, җәмгыять таләпләрен тормышка ашырырга тиеш. Муниципаль хакимият безгә бу мәсьәләдә хезмәт итәргә тиеш. Ата-ана баласының ана телендә белем алуын яки телне дәрес итеп укырга теләвен гариза язып таләп итсә, мәктәп бу таләпне үтәргә тиеш. Безнең моңа Конституциядә теркәлгән хакыбыз бар. Русия бу турыда халыкара килешүләргә кул куйган дәүләт", диде Әминә ханым.

Оренбур өлкәсендә татар мәктәпләре белән булган хәлне Әминә Авамилева "җирле хакимияттәге башбаштаклык" белән аңлатты һәм андагы ата-аналарга абруйлы, бу эшне үз өстенә алып җиңеп чыгарга өмет иткән милли җанлы адвокатларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Ул арада Кырымда ата-аналарның бу теләгенә барыбер колак салмаган бер мәктәп булды. Акмәчет шәһәрендәге бер мәктәп җитәкчесе җәй буе кырымтатар ата-аналары белән очрашудан баш тартып 1 сентябрь алдыннан мәктәптә кырымтатар телен укытырга кеше һәм әсбаплар булмаганын белдергән. Әминә Авамилева бу очракның мәхкәмәдә тикшереләчәген әйтте. Мәҗлеснең мәгариф һәм хокук идарәләре белгечләре ата-аналарга мәхкәмәгә шикаять язарга ярдәм иткән.

"Укытырга кеше юк" дигән сүз дә уйдырма. Кырымтатарлар ватанга кайта башлаганнан бирле ачылган Кырым инженер-педагогия университеты көндезге һәм читтән торып уку бүлекләреннән ел саен белгечләр чыгара. Алар кырымтатар һәм инглиз, кырымтатар һәм төрек, кырымтатар һәм украин, кырымтатар һәм рус телләре укытучылары. Шулай ук Кырым федераль университеты белгечләр әзерли. Ел саен кырымтатар телен, шулай ук ана телендә башка фәннәрне укыта алырлык 50-100 студент чыга", диде Мәҗлес вәкиле.

Ата-аналарның һәм Мәҗлеснең бу тырышлыгына җирле хакимиятләрдән ярдәм түгел, киресенчә, аяк чалу бара. Бүген Кырым мәгариф, фән һәм яшьләр министры Наталья Гончарова "кырымтатар дәреслекләре быел юк һәм булмаячак" дип белдерде. Гәрчә узган ел Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Кырымга килгәндә, "киләсе уку елына кырымтатар һәм украин телендә дәреслекләр булачак" дип белдерсә дә.

Гончарова сүзләренә караганда, математика, физика, химия, биология һәм башка дәреслекләрне кырымтатар теленә тәрҗемә итү өчен белгечләр төркеме оештырылган. Бу эшне ахырына җиткерер өчен 49 миллион сум кирәк, аның 15е генә килеп җиткән. Русия Хисап пулаты мәгълүматларына караганда, быел Русиядә бюджет акчалары мәгарифкә киметелеп корал һәм хәрбиләргә тотыла бара.

XS
SM
MD
LG