Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү Илдус Фәизне ни өчен якын итә?


Татарстанның элекке мөфтие Илдус Фәизгә чиркәүнең зур бүләге тапышырылды. Мөселманнар арасында онытылган элекке мөфтинең чиркәү тарафыннан кинәт шулай зурлануын белгечләр төрлечә аңлата.

31 август көнне Казан епархиясе бинасында Рус православ чиркәве протоиерее Всеволод Чаплин Казанның “Болгар” мәчете имамы, Татарстанның элекке мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә чиркәүнең икенче дәрәҗәдәге “Слава и Честь” орденын тапшырды. Әлеге бүләк инде 2012 елда ук тапшырылырга тиеш булса да, митрополия сәхифәсе язуынча, төрле сәбәпләр аркасында бу кичектерелә килгән.

Күрәсең, орден тапшырыр өчен Казанга Мәскәү патриархатының югары вәкиле Всеволод Чаплин килүен яки Татарстанга яңа митрополит билгеләнүен көткәннәрдер. Ни дисәң дә, Илдус Фәиз һәрдаим Роман Силантьев, Рәис Сөләйманов кебек караһручылар өчен бик уңай шәхес булды. Яңа митрополит Феофанның, ягъни Рус пправослав чиркәвенең дә аңа карата үз планы бардыр, мөгаен.

“Кавполит” сәхифәсе журналисты Рөстәм Җәлил Азатлыкка әйтүенчә, Урыс православ чиркәвенең Фәизне әле тагын ниндидер үз эшләрендә куллануы күздә тотыладыр.

Орден тапшыру вакытында катнашучылар
Орден тапшыру вакытында катнашучылар

“Чиркәүнең бу гамәле аны хәтерләүләрен искә төшерү. Бу оешма тиктомалдан гына мондый гамәлләр кыладыр дип уйламыйм. 2012 елда Фәизгә һәм Вәлиулла Ягъкубка һөҗүмнән соң, мөселманнарны контрольдә тотуны кертмәкчеләр иде, әмма уңышка ирешә алмадылар. Кешеләрне куркытырга мөмкин, әмма аларның үзаңын үзгәртеп булмый”, ди ул.

Казан федераль университетының дин һәм ислам белеме кафедрасы хезмәткәре Евгений Хәмитов Азатлыкка әйтүенчә, бу Татарстанга билгеләнгән яңа митрополитка яхшы пиар булып тора.

“Феофан да традицион ислам яклы дигәнне күрсәтә. Дәүләт тә, чиркәү дә, исламга каршы түгел, ә традицион булмаган исламга каршы кебек тәкъдим ителә. Роман Силантьев, Рәис Сөләйманов, Илдус Фәизләрне шул традицион булмаган исламга каршы көрәш берләштерә. Элек бирелергә тиеш булган орденның да Фәизгә Феофан килгәч тапшырылуы инде яңа митрополитның да традицион ислам яклы булуына ишарәли”, ди ул.

Чиркәүгә уңай кешеләр

Орден тапшыру вакытында Всеволод Чаплин патриарх Кириллның да Илдус Фәиз эшләреннән хәбәрдәр булуын искә төшергән.

Фәиз дә: “Безгә патриархның яклавы һәрвакыт мөһим иде. Ялгыз түгел икәнебезне аңлый идек һәм бу безгә көч бирде. Бары бергәләп кенә без экстремизм кебек золымга каршы тора алабыз”, диде.

Берничә дини китап авторы Рәсим Хәбибулла Азатлыкка әйтүенчә, Илдус хәзрәтнең бу сүзләре без мөселманнарга каршы бергәләп көрәшергә тиешлекне элек тә аңлый идем кебегрәк килеп чыккан.

Элегрәк Илдус Фәизгә Русия президенты Владимир Путин медаль тапшырган иде
Элегрәк Илдус Фәизгә Русия президенты Владимир Путин медаль тапшырган иде

“Әлбәттә Рус православ чиркәве өчен мөфти Тәлгать Таҗетдин, Рәис Сөләйманов кебекләр бик уңай кешеләр. Элек алар безнең бабайларны көчләп чукындырган булса, хәзер менә шундый үтә дә надан һәм акыллары камил булуга шик тудыручылар аша чукындырырга ниятлиләр.

Чынлыкта хакыйки мөселман кешесе поплар белән кул биреп исәнләшергә дә тиеш түгел, чөнки пәйгамбәребез шулай куша. Мөфти, имамнарның иманнары булмагач, ничек итеп милләтне иманга чакыра алсыннар? Мин мондый хәлдән соң Татарстан мөфтияте Илдус әфәндегә мәчеттә эшләүне тыярга тиеш дип саныйм. Мәчеттә имам вазифаларын бары хакыйки мөселманнар гына башкарырга тиеш”, диде.

“Иман” мәркәзе җитәкчесе Наил Гариф әлеге бүләкнең 2012 елда түгел, ә нәкъ хәзер бирелүе сорау тудыра дип саный.

“Ул бит 2012 елгы вакыйгалардан соң Төркиягә качып китте һәм берни эшләмәде. “Казан мөфтияте”нең башлыгы буларак Апанай мәчетенә бернинди ярдәм күрсәтмәде. Ниндидер сәяси уен”, диде ул.

XS
SM
MD
LG