Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карелиядә сәяси репрессияләр корбаны булган татарларга һәйкәл ачылды


Татар тоткыннарына һәйкәл
Татар тоткыннарына һәйкәл

Карелиядә "Сандармох" мемориаль комплексы җирлегендә 1937-1938 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган татарлар истәлегенә Истәлек тактасы ачылды.

Һәйкәлне рәсми ачу тантанасында Татарстан премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразыев җитәкчелегендәге вәкилчелек катнашты. Истәлек тактасы Карелиянең Медвежьегорск муниципаль районы Сандармох дигән урынында, 1937-1938 елларда репрессияләнгәннәр күпләп атып үтерелгән җирдә ачылды.

Бу истәлек билгесен урнаштыру эшен Русия мәдәният фондының Карелия филиалы директоры, "Дуслар" татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Зифа Юсупова-Акчурина башлап йөргән. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул "истәлек тактасы бу вакыйгаларның беркайчан да кабатланмаска тиешлеген искәртә" диде.

Сәяси золым корбаннары күмелгән уртак каберлек Сандармох җирлегендә, Медвежьегорск-Повенец юлының 19нчы чакрымында 1997 елда табыла. Шул елның октябрендә ук монда Истәлек тактасы ачыла. Шулай итеп гаепсезгә үтерелгән кешеләр хәтерен саклаучы мемориал төзү эше башлана. Ташландык ком карьеры җирендә 7 меңнән артык кешенең җәсады гомерлек урын тапкан. Алар арасында 60тан артык милләт вәкилләре. Татарлар һәм Татарстаннан чыгучылар да бар. Соңгы ике дистәгә якын ел эчендә аларның исемнәрен ачыклау буенча эш башкарылды.

Һәйкәл Карелиянең үзендә чыга торган кара төстәге габбро-диабаз ташыннан эшләнгән. Ул кисек пирамида рәвешендә. Арткы, ян-яктагы һәм өске яссылыклары кыргый ташка охшатып эшкәртелгән. Алгы ягы шомартылган, һәм анда ярымай уелган. Татар һәм урыс телләрендә "Хәтерлибез" диеп язылган. Астарак "1937-1938 елларда репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл" диелгән.

Вәсил Шәйхразыев тантана вакытында кунакларны татарча сәламләде. Үз чыгышында ул Карелия Республикасы җитәкчелегенә, Зифа ханым Юсупова-Акчуринага рәхмәт белдереп, "хәтерне саклап һәм буыннарга тапшырып, без яшьләргә тәрбия бирәбез, үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге дә юк" дип искәртте. Ул 1998 елда комплекс җирлегендә урнаштырылган һәйкәлдә язылган сүзләрне искә төшерде: "Кешеләр, бер-берегезне үтермәгез". Вәсил Шәйхразыев фикеренчә, бу сүзләр бүген бик актуаль яңгырый.

XS
SM
MD
LG