Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Ике Рөстәм очрашуы: гади күрешүме, якынаю билгесеме?


Бүген Казанга Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов килде. “Казан” халыкара һава аланында аны адашы каршы алды. Алар икесе дә “Нефть. Газ. Нефтехимия” дип аталган форумда катнаша.

Казан һава аланында Рөстәм Миңнеханов Башкортстаннан килгән зур кунакны "Хуш килдең!" дип кочаклап каршы алды, ә ул үз чиратында рәхмәтен туган телдә җиткерде. Татарстан президенты кунакка чәкчәктән авыз итәргә тәкъдим итте, Рөстәм Хәмитов икмәк белән тозны тәмләп карады.

Рөстәм Хәмитовның Башкортстан җитәкчесе буларак Казанга беренче килүе 2011 елның сентябрендә булды. Казанда ул вакытта Башкортстан көннәре узды. Бусы – аның Татарстанга икенче сәфәре. Рөстәм Миңнеханов та Уфаны ят итми, махсус атап та барды, төрле рәсми чараларда катнашу максатыннан да Уфага булды. Төрле вак-төяк ыгы-зыгыларны искә төшермәсәң, адашлар аралашырга форсат табып тора. Бу юлы да нефть табып, аны эшкәртеп көн күргән төбәкләр җитәкчеләре аралашырга сүз табар кебек.

Ике республика татарлары да ике төбәкнең тыгызрак аралашуын тели. Икътисади кризис вакытында бер-берсенә елышу, бергә хәрәкәт итү җиңелрәк булыр иде, дигән фикерләрне ишетергә мөмкин. "Ике Рөстәмнең бергә очрашып нинди мәсьәләрне хәл итүен теләр идегез?" дигән сорауны белгечләргә бирдек.

"Кризис вакытында бер-берсенә елышу кирәк"

Уфа татарлары вәкиле, этносоциолог Илдар Габдрафиков бу очрашуда милли мәсьәләләрнең дә күтәрелүенә өметләнә. Ике республика арасында зур килешү төзелеп имзаланса, аралар тагын якынаер иде, дигән фикердә.

Илдар Габдрафиков

Илдар Габдрафиков

"Элек Мортаза Рәхимов идарә иткән вакытта икътисадта да, сәнәгать, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә алгарыш сизелми иде, туктап калды. Республикалар арасында аралашу кимеде, мөнәсәбәтләр суынган иде. Чынында икътисад өлкәсендә Башкортстан белән Татарстанның куәте зур. Үсеш өчен мөмкинлекләр бар. Икесе бергә хәрәкәт итсә, барысына да файдалы. Икътисади кризис вакытында бигрәк тә бергә булу кирәклеге көн кебек ачык. Кризис көчәйгәндә Мәскәүгә карап тормаска, дотацияне көтеп ятмыйча мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләүләрен теләр идем.

Казан белән Уфа арасы 500 чакрым, ә юлга чыксаң, тиз генә барып җитәм димә. Автомобиль юллары ялтырап торсын иде ул! Очкычлар начар йөри. Поезд юлы юк, менә Казан белән Мәскәүне берләштергән тиз йөрешле тимер юл салыначак. Ә ни өчен Мәскәү, ә Уфа түгел? Ике тугандаш республика, мөселманнар яшәүче төбәкләрне берләштерү якларын уйларга кирәк.

Азмы-күпме бергә куннака йөрешү бар. Камал театрының Уфада гастрольләре булырга тиеш. Фән, мәгариф өлкәсендә бергә эшләүнең мөмкинлекләре күп, әмма әлегә кулланмыйбыз гына.

Элек Башкортстан белән Татарстан арасында килешү бар иде. Аны Шәймиев белән Рәхимов имзалады. Рөстәм Миңнеханов Уфага килгәч, килешү турында сүз булды, булачак, диде. Ике республиканың хезмәттәшлеге турында күләмле килешү кирәк. Сүздә яки кәгазьдә генә калмасын, аның гамәлдә булып үтәлеше иң мөһиме.

Ике республика арасында вакытны туры китерү дә начар булмас иде. Уфа белән Казанны бер сәгать кенә аерса, аралашу тыгызрак булыр иде”, диде Илдар Габдрафиков.

Татар теленә дәүләт статусын бирү турында сүз булырмы?

Галим Дамир Исхаков ике Рөстәмнең бергә очрашуын гади бер вакыйга дип бәяли, милли мәсьәләләрнең күтәрелүенә шикләнеп карый.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

"Рөстәм Хәмитовның Казанга килүе яңалык түгел. Җитәкчеләр йөреп тора, үзләрендә булмаган тауарны сатарга, яки сатып алырга кирәк бит. Рөстәм Хәмитовның килүе дә икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсен хәл итүгә бәйле. Әмма Татарстан белән Башкортстан арасындагы икътисади багланышлар зур итеп үсә алмас дип шикләнәм. Ике республика бер үк тауар җитештерә, нефтехимия, авыл, урман хуҗалыклары бездә дә, аларда да бар.

Тик, моңа карамастан, Татарстанның Башкортстан эчендә мәнфәгате бар һәм ул бик зур. Күрше республикада ким дигәндә миллион ярым татар яши һәм аларга бәйле мәсьәләләр һаман да чишелмичә кала. Мортаза Рәхимов биргән вәгъдәсен үтәмичә китте. Татар теленең статусы үзгәрмәде, ул һаман да азчылык милләт теле булып кала бирә. Татар теленә дәүләт теле статусын бирүне милләттәшләр һаман да көтә, берәр үзгәреш булыр дип өметләнә.

Әмма бу очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов сүзне башламас, чөнки бу мәсьәлә күзәтү астында. Татарстанның көче дә бу әйберне ерып чыгарлык түгел. Сөйләшүләр күбрәк икътисад темасына булыр, бәлки, ниндидер килешүләр дә имзаланыр”, диде Азатлыкка галим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG