Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

Тәлгать Таҗетдин “Вся Уфа” телевидениесенә килеп, бүлмәләренә изге су сипте. Аның бу гамәле мөселманнарны аптырашта калдырды. Мөфти үзе моны Азатлыкка гадәти күренеш дип аңлатты.

Мөфти Тәлгать Таҗетдиннең урыс попларының кулын үбүе, чиркәүләрдә иконалар алдында башын иеп йөрүе, мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында фәтвәләр чыгаруы, Болгарга кую тәкъдим ителгән “шайтан сынын” мактап чыгуы, Олимпиада уеннарын Хаҗ белән чагыштыруы һәм башка шуның ише сәерлекләре арта бара. Күптән түгел элек булганнарына тагын да аптырашта калдыра торганы өстәлде. Таҗетдин “Вся Уфа” телевидениесендә кунакта булганда, бүлмәләргә изге су сибеп йөрде.

Таҗетдин Азатлыкка әлеге гамәлен үзенчә аңлатырга тырышты: “Анда Коръән әйтелде, азан укылды. Коръән укыган вакытта табынга тоз һәм су куела. Шул су гына иде анда. Ник аның өчен тавыш күтәрәсез? Имеш, христианнарныкы, фәләннәрнеке шикелле дип Казанда сөйли башлаганнар. Христиан, яһүд, мөселман булсын – асыллары берүк. Беркемгә дә ошау юк. Бездә мең елдан артык табынга ризык куела, Аллаһтан бәрәкәт иңәр дип көтәбез. Су да, тоз да үзләренә төрле мәгълүмат, энергия туплый. Догалар укысаң, аның структурасы да үзгәрә.

Беркемгә дә охшау юк. Попларга, мәҗүсиләргә охшыйлар дигән сүзләр наданлыктан килгән. Мин уйлап чыгарган түгел, гомер буе бар андый әйбер. Телевидениенең бөтен бүлмәләрендә булдык, дини програм булдыру турында килешү ясадык. Моның нәрсәсе начар? Кем моңа кытыкланырга мөмкин?”, диде Таҗетдин.

Дини мәсьәләләр турында мәкаләләр язучы Руслан Айсин Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең гамәлләре уйланып эшләнә, ул алдан күзаллап эш итә дип әйтә.

“Исламда су белән изгеләндерү, урынны пакъландыру гадәте юк, бу – мәҗүси заман калдыклары. Кайбер халыкларда алар гореф-гадәт буларак сакланган, әмма ул исламнан өстенрәк була алмый. Тәлгать Таҗетдиннең "изге" су сибүе православ диненә хас нәрсә.

Азан әйтү, Коръән, намаз уку гына исламга туры килә торган гамәл, ә су яисә тоз кую борынгы заманнан калган гадәт кенә.

Таҗетдиннең сәерлеген, ясалма кыланмышларын яхшы хәтерлибез. Шул ук бөтендөнья диннәренең гыйбадәт йортын ясау тәкъдиме белән чыккан иде. 1990нчы елларда бер бинага тәре, давыт йолдызын куеп дөнья диннәре гыйбадәтханәсен булдырырга кирәк диде. Татар милли хәрәкәте ул вакытта көчле иде, һәм тәнкыйть белән чыккач, ул тынып калды.

Бер мәчетнең нигезен ачканда шампан шәрабын кулланды. Бу – аның өчен гадәти әйбер.

Таҗетдин православ руханиларына уңай карый һәм хәтта үзеннән өстен куя. Инде вафат булган элекке Рус православ чиркәве патриархына әйткән сүзләре дә искә төшә. "Сез изге кеше, мин кулыгызны һәм аягыгызны үбәргә тиеш" диде. Ул турыдан-туры ислам диненең икенче ролен күрсәтүче бер символ булып тора һәм Таҗетдин бу эшне аңлап башкара.

Ул заманында үзен Изге Русьның мөфтие дип тә игълан итте. Димәк, ул моны Мәскәүдә булган трендларны искә алып эшли. Чөнки "изге" су сибү урыслар һәм православлар өчен йөрәкләренә май булып ята, ә мөселманнар өчен исламнан көлү санала. Әмма аның кылануы федераль үзәккә, аның җитәкчеләренә, православларга юнәлтелгән. Ул Мәскәү өчен бик файдалы кеше, чөнки ваххабилар белән көрәшә.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

Таҗетдин – акыл белән эш итүче. Мәскәүдән килгән җилләрне бик тиз сизә. Шуңа шундый символик әйберләне ясап тора да инде.

Мөфти совет заманында ук хакимият белән җылы мөнәсәбәттә. Һәрхәлдә соңгы 30 елда шулай булганын үзебез күрәбез.

Тәлгать Таҗетдин ул үзенә күрә Жириновский кебек. Аны да ахмак дип саныйлар, бер шамакай дип кабул итәләр, ләкин алай түгеллеген яхшы беләбез. Кремльнең алдан сынап карау өчен җибәрелгән кешесе бит ул. Аннары, җәмәгатьчелек баш тартмый икән, аның инициативасы гамәлгә керә дә башлый. Әгәр каршы чыга икән – кире кагыла. Таҗетдин да нәкъ шундый кеше. Заманында ул бердәнбер мөфтият булдыру идеясе белән чыкты. Моның өчен аңа Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров акча да бирде. Кадыйров ул мөфтиятне үз канаты астында булдырмакчы иде. Шуннан соң күпме тавыш купты”, дип сөйләде Айсин.

Русия һуманитар университетының тарих, сәясәтне өйрәнү һәм хокук факультеты укытучысы Игорь Алексеев Тәлгать Таҗетдиннең гамәлләрендә начарлык күрми.

“Ул аларга бары тик эшләрендә уңышлар тели. Әлбәттә, изге су сибү ярыймы-ярамыймы – анысын белмим. Мондый хәлне беренче күрәм. Исламга кадәр яки ислам белән бәйләнеше булмаган ниндидер җирле гамәлләрнең “исламлашуы” турында динне өйрәнүчеләр, этнографлар күбрәк белә. Мөгаен, монда да шундый ук электән калган, ләкин исламлашкан бер гамәл килеп чыккандыр”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG