Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Казанда Дюма романы нигезендә фильм төшерәчәкләр


Александр Дюма. "Русиягә сәяхәттән алган тәэсирләр" китабы тышлыгы

Александр Дюма. "Русиягә сәяхәттән алган тәэсирләр" китабы тышлыгы

"Париждан Әстерханга. Русиягә сәяхәттән алган тәэсирләр" дип аталган автобиографик китабында Александр Дюма 1858 елның җәендә Татарстан турында язган.

"Монда чиркәү һәм мәчет янәшә, һәм бу – хач белән ярымай арасында туганнарча дуслык мисалы. Мондый күренешне бары Казанда гына очратып буладыр, мөгаен.

Явыз Иван һәм ханбикә Сөембикә – Казанда иң популяр тарихи шәхесләр. Берсе шәһәргә күп явызлык кылганы өчен, икенчесе – шәһәргә кылган чиксез яхшылыклары өчен", дип язган Татарстан турында француз язучысы Александр Дюма 1858 елның җәендә үзенең "Париждан Әстерханга. Русиягә сәяхәттән алган тәэсирләр" дип аталган автобиографик китабында.

Бу роман нигезендә фильм төшерү - 25 ел Русиядә яшәгән китап чыгаручы һәм сәнгать сөюче Пьер-Кристиан Броше нияте. Үзе ул рус телен яхшы белә, "Культура" каналында "Русия – минем мәхәббәтем" этнографик тапшыруны алып бара.

Фильмны төшерү эшләре 2016 елда башланып 2017 елда тәмамланачак. Броше әйтүенә караганда, аны зур экранга Дөнья футбол беренчелеге башланганчы чыгарып калырга уйлыйлар. Фильм 2018 елның июненә кадәр үк Идел буеның берничә шәһәрендә күрсәтеләчәк. "Әлегә Русияне күрергә өлгермәгән чит ил кешеләре аңа "башка күзләр белән" карасыннар", ди автор.

Русия-француз-һолланд кинопроекты "Идел" дип атала. Бу проектта күп нәрсәләр бер-берсенә үрелеп бара: үткән һәм бүгенге көн, гасырлар буе сакланып калган мәдәният һәм сәнгать, нәфис әдәбият һәм пропаганда. Һәм шулкадәр төрле булган өч дин – христиан дине, ислам һәм буддизмның тату яшәп килүе.

Авторлар шәһәр һәм авыл тормышын сурәтләгән документаль кадрлар эзләячәк, фильмда ярминкәләр тарихы, халыкның кунакчыллыгы, ришвәтчелек һәм политиканлык үзенчәлекләре, сынлы сәнгать, дин, ау, гаилә гадәтләре, интерьерлар булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG