Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:08

Айдар Хәлим: "Путинны татар белән уйнаудан туктагыз дип кисәттем"


Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим шушы көннәрдә Русия җитәкчеләренә хатлар юллады. Мөрәҗәгатьләрдә татарларның, мөселманнарның мәгарифе, дине, иҗтимагый тормышында басымнар булуы турында әйтелә.

Әлеге мөрәҗәгатьләр Путиннан кала Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка, Кирилл атакайга, “Стратегик этномәдәни үзәк” башлыгы Ольга Артеменкога да, һәркайсына аерым-аерым эчтәлектә язылган.

Айдар әфәнде, шушы хатларны язуга булган этәргечләр, аларның эчтәлекләре белән беркадәр таныштырып китсәгез иде?

​– Татар мәгарифен кысу нәтиҗәсендә Татарстанның үзендә генә түгел, Татарстаннан читтә, халык белән киңәшмичә, халыкның үзенә әйтмичә, оешкан рәвештә мәдәният чыганакларын ябу, бетерү тулы көченә бара дисәм дә һич арттыру булмыйдыр. Бүгенге көндә мин үземә Ходай тәгалә биргән язучылык күәсе белән шушы гаделсезлекләргә көрәшергә алындым. Бүген Татарстанда милли мәктәп таләпләренә җавап бирерлек бер генә башлангыч мәктәп, бер генә урта мәктәп, бер генә югары мәктәп тә калмады дип әйтә алам. Болар барысы да менә шушы урыс булмаган халыкларга карата җинаятьчел сәясәт белән бәйле.

Әйе, без Татарстанга көн саен булмаса да, биш көнгә бер килеп торган Артеменко Ольга Ивановна дигән хатынның Казаннарга килеп татар теле өстеннән көлеп, татар теленә, татар мәктәпләренә каршы булган тар-мар итү чыгышларыннан без арыдык һәм аннан туйдык. Мин аңа багышлап, бу Артеменко белән интервью эшләгән Татьяна Шабаева дигән хатын белән, “Литературная газета” баш мөхәррире Юрий Поляковка, Кирилл атакайга, Русия мәгариф министры Ливановка да, башка күренекле җәмәгать эшлеклеләренә хатлар җибәрдем. Мин анда “татар белән уйнаудан туктагыз”, дидем. Татар милли хәрәкәте Артеменко дигән ханымның Аллаһы тәгалә биргән тел өстеннән, аның тарихы өстеннән көлеп татар мәктәпләрен бетерү өстендә куйган юньсез тырышлыклары нәтиҗәсендә татар милли хәрәкәте аны Татарстанга, Казанга кертмәскә дигән фикердә тора. Аны башка республикаларга, башка халыкларга карата үткәрелгән сәяси эшчәнлекләре өчен ул төбәкләргә кертмәскә кирәктер дип уйлыйм.

– Айдар әфәнде, сезнең Владимир Путинга да юллаган хатыгыз бар. Мөрәҗәгатегез Русия президентына барып җитүенә ышанасызмы? Путин укыячак хатның эчтәлеге нидән гыйбарәт?

Язучы Айдар Хәлим

Язучы Айдар Хәлим

– Мин Путинга аның Русия дигән зур дәүләтнең җитәкчесе булуын искә төшердем. Аңа лояль карыйм. Әлбәттә, аның без белеп бетермәгән дәүләт сәясәте бар. Мин үземнең хатны аңа барып җитәр дип үк ышанмыйм. Әмма аның ярдәмчеләренә ирешер дип ышанам. Путинга китапларымны, Артеменкога язган хатларның күчермәсен дә юлладым. “Сезнең өстәлегезгә минем хатның барып җитүе бик икеле. Китапларым бәлки барып җитәр. Барып җиткән очракта аеруча “Книга печали или записки аборигена” дигән китабымны президент китапханәсенә куярга күрсәтмә бирсәгез иде. Шулай ук үзегезнең ярдәмчеләрегезгә татар милләтенә карата үткәрелгән басымның сәяси чыганакларын һәм кай тарафка алып барырга тиешлеген ачыклап, милләт алдында ачып салсыннар иде”.

Шулай ук безгә, минем хатыма формаль җавап кына бирмәсеннәр иде дигән теләгемне дә белдердем. Мин чынлап та, җитмеш биш яшькә килеп җиткәндә, күренекле татар язучысы диләр инде, аларга рәхмәт, әтисен фронтта югалткан һәм үзенең уналты якын туганын Икенче дөнья сугышында югалткан татар милләтенең вәкиле булуымны да ил җитәкчесенә шушы хатта җиткердем.

“Уйланулар еш була. Шулкадәр корбаннар биреп үземнең телемә бу кадәр кысым, басым үткәргән өчен бу хакимияткә ләгънәтемне белдерәм. Киләчәктә татар милләтен үзенең мәктәбен, туган телен һәм мәдәниятен саклау юлында бердәм булырга, бергә булырга һәм көрәшергә чакырам”, диде безгә әңгәмә барышында язучы Айдар Хәлим.

Айдар Хәлимнең Русия җитәкчеләренә җибәргән хатларыннан өзекләр китерәбез.

“Стратегик этномәдәния үзәге”гендәге Артеменко кебек хәсрәт галимнәр В.Тишков кебек багучы антрополог җитәкчелегендә РИСИ кебек шовинистик-стратегик институтлар төзеп инде егерме еллар буена урыс булмаган халыкларны урыслаштыру һәм чукындыру сәясәтен, эшен алып баралар. Аларның алдынгысы партком сәркатибе булып алтынга төренгән Кирилл атакай тора. Болар дәүләтнең турыдан-туры корткычлары, аның нигезен җимерүчеләр. Алар беренче чиратта татарны бетерү юлын сайлаган.

Инде биш гасыр бирешмәгән татарны баш идерәләр икән, калган халыклар үзләреннән үзләре “урыс рәте”нә күчәчәк. Безнең хакимиятләрнең 2030 елга кадәр алган юнәлешләре дә сагайта. “2000 елларда бердәм урыс теле, бердәм урыс тарихы, бердәм урыс дине” сәясәте башлануы ак тукымадагы кара җепләр кебек ярылып ята. Соңга калганчы, дәүләт үз сәясәтендә “тамак төбе” белән сөйләшүне туктатып, илдә милләтара вазгыятьне яхшырту юнәлешенә борылырга тиеш. Шундый җаваплы сәгатьләрдә ниндидер ярымяшерен “мәдәни стратегик үзәкләр” төзү дәүләткә каршы эшләү булып тора”.

Айдар Хәлим Русия мәгариф һәм фән министры Ливановка юллаган хатында болай дип тә, зур хәрефләр белән генә дә яза:

Айдар Хәлим мөрәҗәгате

Айдар Хәлим мөрәҗәгате

“Русия хөкүмәте һәм мәгариф министлыгы эшчәнлекләреннән күренгәнчә, БӨЕК УРЫС ХАЛКЫ ҮЗЕНЕҢ БӨЕК УРЫС ТЕЛЕ БЕЛӘН БАШКА УРЫС БУЛМАГАН ХАЛЫКЛАРНЫ БУАРГА ТЕЛИ дигән тәэсир кала. Бәлки мин ялгышамдыр. Ләкин сезнең тарафтан милли мәктәпләрне яклау турындагы бер генә сүзегезне дә ишеткәнем юк. Меңъеллык дәвердә үзенең укыту системасы булган татар мәктәпләре Фурсенко кебек шовинист “педагоглар” тарафыннан юк ителде”.

Инде Кирилл атакайга җибәрелгән хатта болай диелгән:

“Казан ханлыгы яулап алынганнан соң мөселманнарны оятсыз рәвештә чукындыру башланды. Шушы хакта мин 2012 елда чыккан “Мәскәү һәм Русия патриархы Кириллга хат” дигән китапчыгымда ачык итеп яздым. Шул китапны сезгә дә җибәрдем. Шул ук вакытта килешеп һәм тынычлыкта яшәү өчен шушы чукындырулардан соң йөз еллар узгач ил мөселманнары алдында тарихи рәвештә гафу үтенү зарурлыгы турында да белдердем. Ләкин армиядә булсын, мәктәпләрдә булсын, татар балаларын көчләп чукындыру беркайчан да тукталмады һәм хәзер дә дәвам итә. Безгә үзара татулыкта яшәргә кирәк. Безгә татарны кимсетә торган белдерүләр ясый торган, сәяси яктан надан булган Феофаннар кирәк түгел. Көн күрүеңне шулар арасында яши башлап, аның икмәген ашаган, сөтен-суын эчкән халыкны мыскылларга ярамый, Бу хакта Феофанның “колагына пышылдасагыз иде.”

Язучы үзенең мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмас дип өметләнә һәм хәбәрләшергә теләкләре булса дип Путинга да, башкаларга да телефон номерларын күрсәтә, җавап хаты язсалар дип адресын да шәрехли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG