Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бодрум янында баткан Сүрия мигрантларын эзлиләр


Грециянең Кос утравында
Грециянең Кос утравында

Сүриядән качып су юлы белән Төркиягә юл тоткан мигрантларның исән булуына өметләр бик аз.

Эге диңгезендә баткан өч яшьлек баланың мәете Төркиядәге Бодрумның яр буенда табылды. Хәрбиләр һәм ихтиярыйлар боралаклар ярдәмендә калган качакларны эзли. Саклану жилетлары кигән тугыз кеше яр буена исән барып җиткән, әмма бүгенге көндә хастаханәдә аңсыз ята. Алар белән бергә кимендә 11 кеше, алар арасында бер хатын-кыз, 3-10 яшьләрдәге дүрт бала булган дип фаразлана.

Сүрия качаклары Грециянең Кос утравына таба көймәдә барган булган. Давыл чыгып көймә әйләнеп капланган. Төркиядә Сүриядән ике миллионлап качак яши.

XS
SM
MD
LG