Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:13

Төркиядә кырымтатар хатын-кызларының милләт язмышындагы роле тикшерелде


Шаһикә Гаспралы

Шаһикә Гаспралы

Кырымтатар хатын-кызларының тарихтагы һәм хәзерге роле турында Исмәгыйль Гаспралының оныгы Шаһикә Гаспралы сөйләде.

Төркиянең Истанбул белән Әнкара арасында урнашкан Карабүк шәһәрендә 31 август–2 сентябрь көннәрендә Матуриди Ясәви Отагы (Maturidi Yesevi Otağı) вакыфының гыйлми һәм әдәби эзләнүләр оешмасы үзенең II корылтаена җыелды. Очрашуның максаты - глобаль проблемаларны чишүдә, шулай ук балалар тәрбиясе һәм белем бирүдә, кеше хокукларын яклауда төрки дөньяның гореф-гадәтләре һәм тәҗрибәсенә таянып эшләү юлларын табу иде.

Чыгыш ясаучылар арасында танылган мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралының оныгы Шаһикә Гаспралы бар иде. Ул үз бабасы һәм әнисенең кырымтатар кызларын мәгърифәтле итү, аларның хокуклары өчен көрәшүләре турында сөйләде. Исмәгыйль Гаспралының 1895 елда язган "Арыслан Кыз" һәм 1897 елда язган "Чобан Кыз" исемле хикаяләрендә мөселман кызларының малайлар алган кадәр белем алырга, шул санда дини белем алырга хокуклары турында язылган. Гаспралының кызы Шәфика атасының эшен дәвам итеп ханымнар өчен "Алеми Нисван" ("Хатын-кыз дөньясы") исемле журнал чыгара, Беренче кырымтатар корылтае белән бергә сәяси эшчәнлек алып бара. 1999 елда Төркиядә аның турында "Шәфика Гаспралы һәм Русия төрки хатын-кызлар хәрәкәте (1983-1920)" исемле китап дөнья күрде.

Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский (Гаспралы) (1851–1914) – кырымтатарлары гына түгел, эчке Русиядәге бар төрки-татарларның интеллектуалы, мәгърифәтче, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, әдип.

XS
SM
MD
LG