Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр: 2022 елдан чит телдән БДИ мәҗбүри булачак


Узган ел Русия фән һәм мәгариф министрлыгы чит телне мәҗбүри имтихан (БДИ) итеп бирү 2020 елда башланачак дип белдергән иде.

Русиядә чит телне БДИ итеп бирү ике елга кичектерелде. Узган ел Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елдан мәктәпләрне тәмамлаучылар мәҗбүри имтихан итеп чит телне дә бирәчәк дип белдергән иде. Министр Ливанов сүзләренә караганда, чит телдән мәҗбүри имтихан 2022 елдан башланачак.

2015 ел эчендә мәктәптә филология белеме бирүнең яңа концепциясе әзерләнәчәк, аның нигезендә мәктәпләрдә чит телләрне укыту яхшырырга тиеш, диде министр.

ГТО нормаларын белүгә имтихан 2016 елдан мәҗбүри булачак. Бу дәресне яңадан 2014 елда Русия президенты Владимир Путин кертергә тәкъдим иткән иде.

Узган уку елы ахырында Русиядә укучылар ике мәҗбүри имтихан - рус теле һәм математиканы бирде, калган фәннәрне керергә теләгән уку йортына карап сайлый алды.

XS
SM
MD
LG