Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале ачылды


Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00

Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

5 сентябрь Камал театрында XI халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы үтте.

Фестивальнең узган еллардагы ачылу тантаналары "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үткәрелеп килде. Быелгы тантана Камал театрында оештырылды. Ул елдагыча фестиваль кунакларын кызыл җәймәдән каршы алу белән башланды.

Ачылу тантанасын быел актер Алексей Воробьёв белән Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова алып барды. Фестиваль кунаклары, шул исәптән Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов сәламләү сүзләрен җиткерде.

Чара барышында фестиваль номинацияләре һәм анда катнашачак фильмнар тәкъдим ителде. Бәйге кысаларында быел 51 фильм катнашачак, аларның илләре төрле: Русия, Европа илләре, Иран, Мисыр, Әфганстан, Мексика, Гыйрак, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан. Бәйге кысаларындагы фильмнар анимацион, кыска метражлы документаль фильм, кыска метражлы нәфис фильм, нәфис фильм, документаль фильм номинацияләрендә бәяләнәчәк.

Ачылу тантанасын алып баручы актёр Алексей Воробьев тантана барышында гармунда татарча уйнап, җырлап күрсәтте. Чара ахырында жюри вәкилләренә түбәтәйләр кидерелде.

Фестивальдән иң соңгы мәгълүмат, тәэсирләр, фото һәм видеолар Азатлык көндәлегендә.

XS
SM
MD
LG