Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:07

5 сентябрь Чаллының мәгариф, мәдәният һәм әдәбият хезмәткәрләре, укучылар Тукай һәйкәле янына "Ирекле микрофон" дип аталган чарага җыелды. Чара әдәбият, парклар һәм скверлар елы уңаеннан үзәк китапханә тарафыннан оештырылды.

Җыелган халыкны беренче булып Чаллы татар драма театры артистлары Тукай әсәрләрен укып үзләренә җәлеп итте. Аннан соң шәһәр язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин сүз алды һәм ул быелгы әдәбият, парклар һәм скверлар елы уңаеннан язучыларның бик күп чаралар уздыруы, анда күпләрнең катнашып, татар шигъриятен һәм әдәбиятын халыкка җиткерүләрен белдерде. Шушы чыгыштан соң сүз аксакал язучы Айдар Хәлимгә бирелде һәм ул биредә “КамАЗ каеннары турында баллада”сын беренче тапкыр тамашачыларга укыды.

Чаллы язучылары һәм шагыйрләре

Чаллы язучылары һәм шагыйрләре

“Ләйсән” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина үз фикерен “Без бирегә җыелган, бу мәйданны тутырган икән, Тукай безне үзенә чакырган икән - бу инде бәйрәм дигән сүз. Биредә шигырьләрен яңгыраткан өлкән язучыларыбызның да күпчелеге заманында “Ләйсән” берләшмәсенә йөрде. Яшь иҗатчыларыбыз да шушында чыныгу ала, ныгый. Әлеге берләшмә озак еллар буена бик күп иҗат әһелләренә зур мәйданга юл бирде”, дигән сүзләр аша җиткерде.

Чаллы педагогия институты профессоры, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов бүгенге заман кыенлыкларын, яшәешне, рухи халәтне тасвирлаган “Бер әбигә хәер бирдем” шигыре белән халыкны уйлануларга этәрде. Аннан микрофонны Чаллы журналистлар берлеге рәисе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рахман Шәфигуллин алды.

Рахман Шәфигуллин

Рахман Шәфигуллин

“Бөек Тукаебыз янында башыма икенче фикерләр дә килә. Әгәр дә без моннан 25 ел элек Татарстан суверенлыгы турында Декларация кабул итмәгән булсак, белмим, бу һәйкәл булыр идеме икән, без монда басып тора алыр идек микән? Шушы Декларация булмаса бүгенге “Шәһри Чаллы” газеты, Чаллы-ТВ һәм Күңел радиосы да булмас иде. 1991 елда Айдар Хәлим җитәкләгән “Аргамак” журналының ачылуы да, шәһәрдә Ленинград проспектын Сөембикә проспектына әйләндерүләр дә булмый калыр иде. Шушы 25 ел эчендә Татарстаныбыз нык алга китте. Әлеге дәвердә республикабыз данын еракларга таратучы хезмәткәрләребезгә зур рәхмәт.

Әдәбият бәйрәменә килүчеләр

Әдәбият бәйрәменә килүчеләр

Шулай ук Җиңүнең җитмеш еллыгын да зурлап үткәрдек. Сугыш елларында Татарстан Мәскәү, Ленинград, Балтыйк буеннан 280 мең качакны сыендыра. Татар халкы шундый киң күңелле инде ул. Биредә хатын-кызларыбызның күпчелек булуын искә алып, сезгә әйтер сүзем бар. Сез, инде ана булганнар, ана булачаклар, баланың телен ана теле белән ачтырсагыз иде һәм алга таба да алар белән туган телебездә сөйләшүне дәвам итсәгез иде”, дигән теләкләрен дә җиткерде Рахман әфәнде.

“Ирекле микрофон” язучы һәм журналистлардан балаларга күчте. Алар биредә Тукай шигырьләрен дә сөйләделәр һәм үзләре иҗат иткән әсәрләрне дә абый-апаларына җиткерделәр.

Шушында ук Тукай әсәрләреннән алынган персонажлар белән “Мөлаем Шүрәлебез” дип аталган кечкенә генә күргәзмә дә куелган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG