Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:53

Русия президенты Путин Евразия икътисади берлегенең үз акча берәмлеге мәсьәләсен Думага тапшырды. Долларны кысрыклап чыгару максаты белән булдырылучы яңа акчаны "алтын" дип атау тәкъдим ителә.

Август ахырында Русия президенты Владимир Путин Евразия икътисади берлегенең уртак акча берәмлеген булдыру турында канун өлгесен Думага тапшырды. Уртак акча берәмлеге берлек илләре арасындагы сәүдәдә һәм финанс эшләрендә доллар һәм евроны кысрыклап чыгарырга тиеш булачак.

Уртак акча берәмлеген булдыруны Путин бу елның март аенда Астанада Казакъстан һәм Беларус президентлары белән очрашуда күтәреп чыкты һәм хәзер төп вариантлар буларак ике исем карала. Беренчесе – Алтын Урда чорыннан калган алтын, икенчесе – евраз. Евраз Европа берлегендәге евро охшатып уйлап чыгарылган, күрәсең.

Алтын сүзе славяннардан түгел, татарлардан килә. Русиянең дәүләт һәм финанс эшләрендәге башка күп кенә сүзләр кебек үк, Русия дәүләтчелеге тарихын алтыннан аерып карау мөмкин түгел.

Алтын хәзерге Русиядә XV гасырдан башлап төп акча берәмлеге була.

Алтын сүзе беренче чиратта кыйммәтле металны аңлата, әмма "алтын" дигән акча берәмлегенә башка төрле аңлатма да бар. Русиядә татарлар арасында әле совет чорында да, хәзер дә еш кулланыла торган тәңкә дигән акча берәмлеге дә кулланылышта булган. Шулай ук ярты тәңкәлек акчалар да әйләнештә йөргән. Һәм менә шул ярты тәңкәләрнең алтысы бер алтынга алыштырыла торган булган. Ягъни алтынның тамырында алты сүзе ята булып чыга. Тәңкәләр һәм ярты тәңкәләр Русиядә Алтын Урда чорыннан ук калган. Урысларның "деньги" сүзе дә татарларның менә шул "тәңкә" (тенге) сүзеннән килеп чыккан. Русиядә алтыннар гадәттә бакыр басылган, берара көмеш алтыннар да чыгарылган, әмма беркайчан да алтыннар алтын металга басылмаган.

Русиядә 1711 елда басылган алтын

Русиядә 1711 елда басылган алтын

Алтын урда инде күптәннән таркалган булса да, алтын һәм тәңкәләр Русиядә XVIII гасыр ахырына кадәр әйләнештә йөри. Арткы ягына сөңге тоткан Георгий рәсеме басылган метал акчалар әйләнешкә кергәч, алтын дип йөртелгән акчалар әйләнештән тулысынча чыга. Сөңге урысларда "копье" дип йөртелә, һәм "копейка" дигән акча берәмлеге атамасының да тамыры нәкъ менә шул "копье" сүзеннән килә.

Тәңкә кебек үк, копейкалар да яртыга бүленә һәм ярты копейка дип йөртелгән акча берәмлекләре 1928 елга кадәр әйләнештә йөри.
1991 елда Советлар берлеге таркалу белән әйләнештән чыккан өч тиенле (копейка) акчаларны алтынның дәвамы дип атап булыр иде. Ә 15 тиенлек акчаларны заманында "пятиалтынник" дип тә йөртә торган булганнар.

Русия дәүләтчеленә бәйле башка күп кенә сүзләр, мәсьәлән "казна" да, "тамга" сүзеннән килүче "таможня" да (тамга сала торган урын) татарлардан алынган.

Бераз гына уйлап карасаң, ярлык, тюрма, караул, ямщик һәм башка күп кенә сүзләрне дә урыслар татарлардан алганнар икән. Шулай итеп, алтын дигән акча берәмлеге элекке Советлар берлеге җирләренә түгел, ә элекке Алтын Урда җирләренә кире кайтырга мөмкин.

Икътисад һәм финанс белгечләре Евразия икътисади берлегенең уртак акчасын булдыру тәкъдименә төрлечә карый.

Икътисад югары мәктәбенең Банк институты мөдире Василий Солодков уртак акчаның гамәлгә керәчәгенә бик ашанмавын белдерә. "Исегезгә төшерәм, 1980 елга бездә коммунизмның матди-техник базасы төзелергә тиеш иде, 1995 елда Русия һәм Беларусның уртак акчасы әйләнешкә керергә тиеш иде, 2000 елга һәрбер совет ватандашы аерым фатирларда яшәргә тиеш иде, 2012 елга тулай җитештерү күләме икеләтә артырга тиеш иде. Боларның берсе дә гамәлгә ашмады һәм мондый планнарның үтәлмәве өчен беркем дә җавап бирмәде. Әгәр киләсе айда безгә каршы нинди чикләүләр кертеләчәген дә белмибез икән, 2025 елда ни булачагы турында сөйләшүнең бернинди мәгънәсе юк. Русия икътисадының либераль базар моделеннән мобилизация моделенә борылуы нәтиҗәсендә Русия икътисадына ни булачагы да билгесез" ди Солодков.

MFX Broker ширкәте аналитигы Сергей Некрасов "Уртак валюта булдыру нияте Таможня берлеге җирләрендә Европа валютасы кебек бердәм валюта шартлары булдыру мөмкинлеге бирүе белән яхшы. Бердәм валюта инфляция куркынычларын контрольдә тоту һшм төбәктә валюта сугышларын булдырмау мөмкинлеге бирәчәк", ди.

Коррупциягә каршы көрәш фондының Стратегик анализ институты мөдире Игорь Николаев "Хәзер бу һич тә мөһим булмаган максат. Русия икътисады озакка сузылачак авыр чорга кереп барганда мондый проектлар әзерләү тискәре нәтиҗә бирәчәк. Хәзер элекке совет республикаларының, киресенчә, үзәктән читләшү тенденциясе көчәя бара. Таможня берлеген һичьюгы хәзерге хәлендә саклап калу кирәк. Берничә ил берләшкәндә уртак акчаның көчле булуы бары тик локомотив дәүләт булганда гына мөмкин. Ә безнең хәзерге паровозыбыз – Русия тик торучы поездлар юлына баса кебек. Шуңа күрә конкрет икътисад белән шөгыльләнергә кирәк һәм гамәлгә ашыру бик мөмкин булмаган планнар корырга кирәкми", ди.

XS
SM
MD
LG