Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кишиневта протест белдереп 30 чатыр куелды


Ял көннәрендә "Коррупция һәм урлашуга каршы" оештырылган урам җыены хакимиятләргә белдерелгән таләпләр үтәлгәнче дәвам итәчәк.

Ике көн Кишиневның үзәк мәйданында урам җыеннары дәвам итте. Дистәләгән мең кеше катнашкан бу чаралар 1990нчы еллардан бирле беренче шундый зур урам җыены дип бәяләнде. Халык хакимиятләрдән җавап алганчы таралмаска чакыра. Якшәмбе кич үзәктә 30 чатыр урнаштырылды.

""Коррупция һәм урлашуга каршы" урам җыенынын "Достоинство и правда" исемле Ватандашлар платформасы оештыра. Полиция мәгълүматларына караганда, кичә парламент каршындагы бина янында 60 меңләп кеше җыелган. Резолюциядә вакытыннан алда сайлаулар, президент Николае Томофтины һәм тәртип саклау вә юстиция органнары башлыкларын вазифасыннан алу таләп ителә.

Премьер-министр Валериу Стрелец урам җыенын оештыручыларны авыл хуҗалыгы министрлыгына очрашуга чакырды, әмма пикетчылар сөйләшүләр республика хөкүмәте бинасында үтәргә тиеш, дип чакырудан баш тартты. Стрелец журналистлар белән очрашты, бер атна эчендә ризасызларның таләпләре каралачак дип белдерде. Аларның кайберләрен ул "конституциягә каршы" диде.

XS
SM
MD
LG