Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Ир-егетләрне саклыйк" дигән кампания бара


Башкортстан Хатын-кызлары берлеге рәисе Рәшидә Солтанова ирләр сәламәтлеген кайгырту кирәклеген 6-7 сентябрь Мәскәүдә узган медицина форумында күтәрде.

Кулланучылар хокукларын күзәтү хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе 2015 елның ярты еллыгына токсикологик мониторинг ясады. Мәгълүматлардан күренүенчә, ел башыннан җәй уртасына кадәр 1900дән артык агулану очрагы теркәлгән, 276 кеше агуланып үлгән. Аларның күбесе хәмер һәм наркотиктан үлгән. Сыйфатсыз аракы белән агуланган 908 кешенең 104те үлгән. Шулай ук 10 наркоманны коткара алмаганнар. Үлгәннәрнең күбесе ирләр. Ирләр арасында пенсия яшенә җитмичә үлгәннәр күп.

Башкортстан Статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, узган ел республикада 28 мең 700дән артык ир-егет үлгән. Бу хатын-кызлар белән чагыштырганда дүрт меңгә күбрәк. Башкортстан хатын-кызлар берлеге әлеге шартларда “Ир-егетләрне саклыйк” дигән кампания уздыра. Берлек рәисе, элек ЗАГС идарәләрендә эшләгән Рәшидә Солтанова ирләрне үлемнән коткарыр өчен дәүләт програмнары кирәк дип саный. Авыл җирендә ирләрне табибка алып барып тикшертер өчен махсус фәрманнар кирәк. Алар үз теләге белән табибларга күренми, ди Солтанова.

“Соңгы 50 елда Советлар Берлеге һәм Русиядә хатын-кызлар мәнфәгатен кайгырткан 400дән артык документ кабул ителгән, ирләргә кагылышлы берсе дә юк”, диде Рәшидә Солтанова Азатлыкка.

Мәскәүдә 6-7 сентябрь көннәрендә Бөтенрусия халык фронты “Сыйфатлы медицина өчен” дигән форум уздырды. Анда 600дән артык табиб, сәясәтчелә һәм җәмәгать эшлеклеләр катнашты. Рәшидә Солтанова форумда “Ир-егетләрне саклыйк” кампаниясен тәкъдим итте.

1 сентябрьдән Башкортстанда энергетик эчемлекләр сату тыелды. Аракы куллану буенча миллионлы шәһәрләр арасында Уфа икенче урынга чыкты.

XS
SM
MD
LG