Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арташ халкы гошер сәдакасы җыйды


Гошер сәдакалары тапшыру
Гошер сәдакалары тапшыру

Мамадыш районы Арташ авылында дүртенче ел рәттән инде гошер бәйрәме уздырыла. Авыл кешеләре үзләренең бакчаларында үскән яшелчә азыклардан өлеш чыгарып, аларны мәчеткә алып киләләр.

Авыл халкы бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестәсен мәчеткә китерә, умартасы булганнар балын да алып килә һәм шундый азык-төлек байтак кына җыела. Бу бәйрәмгә дип кайчандыр авылдан китеп төрле якын тирәләрдә яшәүче кунаклар да махсус кайта. Алар да сәдакаларын бирәләр. Шулай итеп бу бәйрәм әле туганнар очрашуга да бер сәбәп була. Узган атна ахырында авыл мәчетләре тирәсе чын бәйрәмгә әверелде. Күпчелек санда әйтәм мәчетләрне, чөнки иске мәчеткә янәшә генә авылдан чыккан эшкуар Илнур Усманов ике катлы кирпеч мәчет төзеп куйды.

Яңа төзелгән мәчет янында Рифат хәзрәт, Рафаэл хәзрәт һәм Илһам хәзрәт
Яңа төзелгән мәчет янында Рифат хәзрәт, Рафаэл хәзрәт һәм Илһам хәзрәт

Башта халык җыелганчы еракларга ишетелеп мөнәҗәтләр яңгырады. Аннан соң Коръәни Кәримнән аятьләр укылды, вәгазьләр сөйләнде. Бу бәйрәмгә Мамадыш имам мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, мәдрәсә мөдире Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин, шулай ук Коръән хафиз Әбүбәкер хәзрәт тә килгән иде. Бу бәйрәмгә дип пылау пешерелде, авыл халкына мул итеп табын да әзерләнде.

"Гошер белән зәкят берме ул, аларның нинди аермасы бар?" дип сорадык күрше авыл Урта Кирмәннән килгән Рәшидә абыстайдан. "Гошер сәдакасы зәкятнең бер өлеше булса да ул зәкят кебек фарызга керми, бары тик сөннәт булып санала", диде ул. Гошер алынган уңышның унынчы өлеше булып санала. Бу инде һәр кешенең күңел киңлеген күрсәткән бер йола. Үз малыннан өлеш чыгарган халык киләсе елга да бу ризыкларыбыз мул булып үссен дигән теләк белән алып килә аларны. "Моны халыкка күрсәтелгән игелек дип аңларга кирәк", диде ул.

Мамадыш мәдрәсәсе
Мамадыш мәдрәсәсе

Авыл имамы Рифат хәзрәт Имаметдинов гошер сәдакаларының бер өлешен авылдагы мөмкинлеге чикләнгән ятим әбиләргә биреләчәген әйтте. Икенче бер өлеше Мамадыштагы мәдрәсәгә биреләчәк. Тагы бер кадәре авыл мәчетенең үзендә калачак. "Быел яңа мәчет ачылыр дип көтәбез, аның эчке эшләре генә калды. Мәчеттә уку сыйныфлары да, ашханә дә булачак. Насыйп булса, мәчет каршында тирә-юнь авыл муллаларының дини белемнәрен үстерү сыйныфлары ачарга уйлыйбыз. Без аны районның имам мөхтәсибе белән килешеп эшлибез. Район үзәгеннән мәдрәсә укытучылары килеп укытачак дип уйлыйбыз. Ул дәресләрдә белем алучыларны, укытучыларны тукландырыр өчен гошер сәдакалары бик файдалы булачак", диде Рифат хәзрәт.

Авыл халкы табында
Авыл халкы табында

Бәйрәмгә килгән Мамадыш районы имам мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев: "Гошер сәдакаларын җыю районның кайбер авылларында булса да, аны бәйрәм рәвешендә уздыру Арташ авылында гына. Үз малыңнан гошер сәдакасына өлеш чыгару ул малны хәрәмнән чистарта, уңышның бәрәкәтен арттыра. Яңа мәчеткә без зур өметләр баглыйбыз. Төзелеп кенә бетсен. Анда укыту сыйныфлары да булачак. Бәлки алга таба анда балалар өчен җәйге ял лагерьлары да оештырырга мөмкин булыр дип уйлыйбыз", диде .

Яңа мәчетнең эчке эшләре генә калган инде. Авыл халкы аны быел ачылыр дип көтә. Мәчеттә барлык уңайлыклар да булдырылган. Уты да, суы да кергән. Кризис кына тоткарлады бугай, Илнур бит аны беркемнән ярдәм алмый үзе генә төзи. "Быел бу бәйрәмгә дә ачылыр дип көткән идек, тагы бераз көтәргә туры килер инде", ди Рифат хәзрәт.

XS
SM
MD
LG