Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның яңа паркларында татар теленә урын юк


“Наратлар агачлыгы” паркы
“Наратлар агачлыгы” паркы

5-6 сентябрь көннәрендә Казан һәм бар республика буйлап узган парклар һәм бакчалар фестивале, сайлауларга бер атна кала үткәнгә, сәяси вакыйгага әйләнде.

6 сентябрь Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә яңа парк һәм скверны карап чыкты. Якшәмбе көн булуына карамастан, “Наратлар агачлыгы” паркы да, Лядской бакчасы да, Харовое күле белән Яшьләр скверы да иртә таңнан халык белән шыгрым тулган иде. Химиклар паркына килгән Казан технология университеты студентлары “Бу арба этеп баручы яшь әниләр нигә килгән соң? Аларны да куып китергәннәрме әллә?” дип сөйләшеп торды.

Татарстанда быел парклар һәм скверлар елы. Күпләр Миңнехановның яңартылган бакчаларны сайлауга бер атна кала ачып йөрүен, халык белән аралашуын сайлау алды кампаниясенең бер өлеше итеп кабул итә. “Азатлык” хәбәрчесе күзәткәнчә, 6 сентябрьдә зур шаушу белән ачылган дүрт паркның берсендә генә татарча язуларны очратырга мөмкин. Алары да Универсиадага әзерлек кысаларында урнаштырылган булса кирәк (Лядской бакчасында алар). Җитмәсә, хаталары бар. “Наратлар агачлыгы” паркы белән Яшьләр скверында исә язулар ике телдә: урысча һәм инглизчә башкарылган.

Казан һәм бар республика буйлап оештырылган парклар һәм бакчалар елы бер яктан Мәскәүдән чакырылган белгеч Наталия Фишманны Татарстанда тәэсирле сәясәтчегә әверелдерде, икенче яктан, Урицкий паркы мисалында, ватандашлар җәмгыятен селкетеп алды. Шул ук вакытта, салым түләүчеләр акчасына һәм иң эре ширкәтләр биргән акчага төзелгән паркларда гади ватандашларның, шул исәптән татарларның теләк, тәкъдимнәр, мәнфәгатьләрен чагылдыру мәсьләсен күтәрде. Проектларның нинди ширкәтләргә, нинди шартларда бирелү дә игътибарны җәлеп итте.

Шапырынып алып барылган кампания инде ахырына якынлаша, ел буе сөйләнгән парклар һәм бакчалар елы кысаларында корылган, төзекләндерелгән ял итү урыннарының бер өлеше ачылып эшли башлады, калганнары якын көннәрдә әзер булачак.

XS
SM
MD
LG