Accessibility links

Туфан нәтиҗәсендә Казанда 930 агач сынган


Хәзер Казанда чистарту эшләре бара.

7 сентябрь көнне булган туфан нәтиҗәсендә Казанда Павлюхин урамы, 35нче торак йорт, Себер тракты 34нче йорт адресы буенча офис бинасы, Казан хәрби Суворов училищесының түбәсенә зыян килгән. Шулай ук Биектау авылында балалар бакчасы түбәсе дә каерылган.

Моннан тыш, 930 агач сынган һәм 230 автомобильгә зыян килгән. Туфан нәтиҗәсендә 19 кеше яраланган, аларның икесе - бала.

Павлюхин урамындагы биш катлы торак йортка зур зыян салынганын Азатлык инде язган иде. Аның түбәсенең бер өлеше җәмәгать транспорты тукталышы өстенә төшеп анда булган кешеләргә зыян салган. 11 кеше хастаханәгә салынган, шул исәптән бер бала.

Хәзерге вакытта туфан нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыянны бетерү эше бара. Юлларны, электр бирү линияләрен, парк һәм скверларны сынган агачлардан чистарту башкарлыган.

XS
SM
MD
LG