Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Астахов Татарстанда “бэби-бокс”лар куюга каршы


Ата-анасы баш тарткан сабыйлар өчен “бэби-бокс”лар күп кенә Көнбатыш илләрендә бар.

Русия президенты каршындагы бала хокуклары вәкиле Павел Астахов “бэби-бокс”ларны урнаштыру – нәтиҗәсез һәм юридик яктан гамәлгә ашырып булмаслык тәкъдим дип саный. "Татар-информ" язуынча, ул бу хакта дүшәмбе көнне Казанга сәфәре барышында әйткән.

"Баладан аноним төстә баш тартуны рөхсәт итүче бер генә канун да юк, баланың үз әти-әнисен, милләтен, туу урынын һәм вакытын белүгә, ата-анасыннан мирас варисы булуга хокукы бозылачак. Ата-ана бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителсә дә, балалар барыбер алардан калган мирас варисы булырга тулы хокукка ия. Бу балалардан баш тартуга этәргеч бирүче иң гади, нәтиҗәсез һәм коточкыч ысул”, диде ул.

Балалар омбудсмены өченче ел Татарстанда балалардан баш тартуның 149 очрагы теркәлгән булса, былтыр мондый 70 факт булганын билгеләп узды.

“Татарстанда “бэби-бокс” ник кирәк? Без социаль ярдәм чаралары белән күбрәк баланың гаиләдә калуына ирештек. Менә нәтиҗәлелек кайда. “Бэби-бокс” куя калсагыз, баш тартулар 70 түгел, 700 булачак бит” – диде Астахов.

Ата-анасы баш тарткан сабыйлар өчен Татарстанда беренче "бэби-боксны" Чаллыда 1 июнь көнне ачарга тиешләр иде, әмма ул тормышка ашмый калды. Русиякүләм "Ата-аналар каршылыгы" оешмасы "бэби-боксның" канунилыгын тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Ике ел чамасы вакыт эчендә "бэби-бокслар" Русиядә 33 баланың гомерен саклаган. Аларның бишесе кире үз гаиләләренә кайтарылган. Бер ай эчендә баласын ташлап киткән ата-ананың кирәкле анализларны биреп, үзенә җинаять эше ачылуыннан курыкмыйча баласын кире алу мөмкинлеге бар.

Билгеле булганча, федерация шурасы әгъзалары дәүләт думасына Русиядә “бэби-бокс”ларны урнаштыруны канун тарафыннан рәсмиләштерүне күздә тоткан канун өлгесен керткән иде. Бу җәмгытьтә шактый бәхәсләр уятты.

XS
SM
MD
LG