Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:01

Дмитрий Киселев үзен Европа берлегенең чикләүләр исемлегеннән чыгаруны таләп итә


Үзенең көнбатышка каршы кискен сөйләве белән билгеле Дмитрий Кисилев Европа берлегенең Русиянең Кырымдагы гамәлләренә карата булдырган чикләүләр исемлегенә узган елны кертелгән иде.

“Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Киселев үзен чикләүләр исемлегеннән чыгаруны һәм матди чыгымнарны каплауны таләп итеп Европа берлеге шурасын мәхкәмәгә шикаять иткән. Бу хакта Европа берлегенең рәсми журналы хәбәр итә.

Киселев шикаятендә Украинадагы низагта Русия тарафлы булуы сәбәпле аны чикләүләр исемлегенә кертү дөрес түгел, чөнки ул дәүләт җитәкчесе вазифасын яуламый, ә бары журналист буларак үз фикерен җиткерә, диелә. Бу хакта Медуза яза. Киселев фикеренчә, Европа берлеге аның сүз ирегенә хокукын бозган. Шикаять 2015 елның маенда бирелгән, әмма аның турында хәзер генә билгеле булды.

Үзенең көнбатышка каршы кискен сөйләве белән билгеле Дмитрий Кисилев Европа берлегенең Русиянең Кырымдагы гамәлләренә карата булдырган чикләүләр исемлегенә узган елның язында кертелгән иде. 2014 елның апрель аенда чикләүләр сәбәпле, ул Норвегиягә бара алмады.

XS
SM
MD
LG