Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда президент сайлау кампаниясенә "Бердәм Русия" 20 миллион сум тоткан


Камалтынов әлеге президент сайлау алды кампаниясенең иң арзанлы булуын әйтте.

Татарстан президентын сайлау алды кампаниясе «Бердәм Русия» фиркасенә 20 миллион сумга төшкән. Бу хакта фирканең сайлау алды штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов белдерде.

"Бүгенге көндә югары җитәкчене сайлау кампаниясенә 20 миллион сум тотылган", дигән ул "Реальное время"га.

Штаб башлыгы сүзләренчә, канун нигезендә барлыгы 60 миллион сум тотарга ярый. Шул ук вакытта намзәт тә, фирка дә бу кадәр зур суммада акча чыгаруны планлаштырмаган. Камалтынов әлеге кампаниянең иң аз чыгымлы булуын да әйтте.

Кайсы эшмәкәрләрнең сайлау алды кампаниясенә акча бирүе турында Камалтынов әйтмәде, әмма андый химаячеләрнең булуын искәртте.

Республикада президент сайлау 13 сентябрьдә узачак. «Бердәм Русия» фиркасеннән намзәт булып Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бара.

XS
SM
MD
LG