Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Латин графикасын тыйдылар, әмма кириллдагы алфавитны татарларга уңайлы итүнең дә юллары бар. Моның өчен өч хәреф өстәргә тәкъдим ителә. Әмма моңа каршы төшүче галимнәр дә бар.

Татар язма теле авыр, катлаулы дигән сүзләр күптән бара. Латин графикасы безнең өчен иң уңайлысы булса да, аны кертәбез, кертмибез, нинди вариантны сайлыйбыз дип тарткалашканда Мәскәү Русия территориясендә яшәүчеләр бары тик кириллны гына куллана ала дип латинны тыйды. Сепаратизм чаткылары сизелә дип кирилл графикасын канунилаштырдылар.

Хәзер исә бәхәс кирилл хәрефләренннән торган алфавит тирәсендә чыгарга тора. Галимнәр арасында фикер каршылыгы бар. Берәүләр язма рәвешен үзгәртергә кирәк, бу грамматиканы өйрәтүне җиңеләйтә дисә, калганнары ничек бар, шулай калсын, кулланышта булганы күңелгә якын дип аңлата. Азатлык ике карашта булган галимнәрнең фикерләрен белеште.

Татар алфавитына өч хәреф өстисе бар

Әдәбият белгече Фәрит Хатыйпов татар телендәге кайбер авазларны билгеләүче хәрефләрнең булмавы грамматиканы катлауландыра дигән фикердә. Башкортларның алфавитында булган хәрефләр татарда да булырга тиеш, бу эшне башкарып чыгар өчен бернинди дә каршылык юк, Мәскәү йодрык янамаячак, ди.

Фәрит Хатыйпов

Фәрит Хатыйпов

“Татар алфавитының иң зур җитешсезлеге – ул өч хәрефнең керми калуы һәм артык кирәкмәгән хәрефләрнең булуы. Каты “гъ” белән каты “къ”, һәм “уау” хәрефләре алфавитка керсә, эшләр күпкә җиңеләер иде. Бездә әлегә бер авазга икешәр хәреф туры килә, ягъни татар алфавитында артык хәрефләр бар. Аларның кирәге юк дип саныйм. Менә шулар аркасанда язуда шактый кыенлыклар килеп чыга да инде. Шул сәбәпле татар телен өйрәтү дә мәктәпләрдә авырлаша, барысы да зарлана. Язу, чыннан да, читен бит. Әнә башкортлар ничек ишетәләр – шулай язалар. Безгә дә ул килешә. Безнең тел башка төрки телләр кебек фонетикага нигезләнә.

Мисал өчен “сәгать”сүзен алыйк. Йомшаклык билгесе телдән әйтелми, ә язуда бер катыландырыр, бер йомшратыр өчен кулланырга мәҗбүрбез. Авыр бит бу алым. Мәрхүм шагыйрь Сибгат ага Хәким дә ахырда кулланмый башлады йомшаклык билгесен.

Артык хәрефләргә килгәндә, мәсәлән, “я” хәрефе ике аваздан тора: “й” һәм “а”,“ә”. Бүгенге кебек “яки” дип түгел, ә “йәки” дип язарга тәкъдим итәм, “яшь” түгел, ә “йәш”. “Ю” хәрефен алыйк, “юкә” дип түгел, “йүкә” дип язарга кирәк, чөнки беренче вариантта укыганда ул “у” хәрефе белән укыла, каты чыга.

Башкорт теле алфавитында кирәкле хәрефләр бар. Алар аны кертте, ләкин артык авазлардан арынмады. Без кайсы ягыбыз белән ким? Мөмкинлек була торып та, кирәкле хәрефләрне кертмәү, артыкларын һаман да алфавитта саклау – минем өчен бөтенләй сәер күренеш. Кирәге юк аларның. Алфавитны уңайлы итүгә берсе дә каршы чыкмый бит?”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Үзгәрешләрне халык кабул итәрме?

Татар теле, аның алфавиты белән эскспериментлар күп булды. Бер калыпка салынганны тагын үзгәртү ничек кабул ителер? Татар телен өйрәнәм дип ашкынып торучылар әллә ни күп булмаганда тагын кагыйдәләр үзгәртеп халыкның гайрәте чикмәсме? Галим, киресенчә, татар телен өйрәнү күпкә җиңеләя, ди.

“Киресенчә, бик гадиләшә. Шул ук “сәгать” сүзе мисалы. Анда гел йомшак “ә” авазлары булса да, язганда икенче өлешендә катлаулы чыга. “Гъ” хәрефен катыландырыр өчен “а” язабыз, аннары “а” хәрефен нечкәртү өчен йомшаклык билгесен куябыз. Нәрсәгә, кемгә кирәк бу катлаулы язу кагыйдәләре? Әгәр үз хәрефләребез булса, бернинди дә йомшарту калынайту кебек катлаулы язу булмас иде. Кирәге калмый, каты “гъ” язабыз да бетте китте. Һәр авазга берәр хәреф булса, кагыйдәләр гадиләшә, укыту методикасы да, укучыларга аңлау җиңелләшә.

“Меню” сүзен ничек язарга соң дип сорыйлар. Алынма сүзләрен нишләтергә? “Менйү” була. Ничек ишетелә, шулай языла була. Бер дигән килеп чыга бит.

Латинны безгә тыйдылар, әлегә берни эшли алмыйбыз. Аны кузгату кирәкми. Кириллны камилләштерсәк, безгә аннары латинга күчү дә бик җиңел булачак”, дип аңлатты Фәрит абый.

Афавитны алмаштыру сәясәт белән икътисадка бәйле

Фәрит әфәнденең оппонентлары татар теленең язма теле кагыйдәләрен үзгәртүнең икътисади һәм сәяси сәбәпләргә барып төртелә, дип аңлата. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галиме Айнур Тимерханов сүзләренчә, бу мөгез чыгару, нәтиҗәсез фәнни бәхәс.

Айнур Тимерханов

Айнур Тимерханов

“Фәрит абый тәкъдим иткән алфавитны һәм язу кагыйдәләрен үзгәртү тәкъдименнән хәбәрдәрмен. Алфавитка өч хәрефне кертү принципиаль мәсьәләне хәл итми. Буш фәнни бәхәсләр генә китереп чыгарачак. Бердәйлек системасы булырга тиеш. Әлегә без традицион орфография кагыйдәләре белән эш итәбез. Башкасы рәсмиләштерелмәгән, кабул ителмәгән, ныгымаган.

Ярар, бәхәс бар икән, шул уңайдан сораулар туа. Татар сүзләрен “йәки”, “йүкә”, “йаман” дип языйк, ди. Әмма алынма сүзләрне нишләтергә? Язылышларын “татарчалаштырган” очракта “юбилей”, “юмор”, “ямб” һәм шуның ише башка күп кенә сүзләр, бигрәк тә интернациональ саналган терминнар, бөтенләй үзгә һәм чит кебек кабул ителә башлаячак. Моның безгә файдасы бармы? Белмим, зарары күбрәк шикелле. Минемчә сүзнең визуаль һәм яңгыраш образы югала, бердәйлек принцибы бозыла.

Авазлар белән хәрефләрнең туры килмәгән очраклары бихисап. Мәсәлән, музыка сүзе татарча “музыйка” итеп әйтелә, дөрес уку өчен,“музыйка”дип язарга йә махсус билге уйлап табарга кирәк була. Димәк, “ы” хәрефе белән дә проблема бар. Шул ук хәл русчадан кергән вагон сүзендәге “о” авазында.

Кушымчаларның йомшак​-каты вариантларын кушу мәсьәләсе дә тел белән эш иткән галимнәрнең һәрдаим игътибар үзәгендә. “Станция” урыс теле аша кергәнме? Әйе. Анда ничек әйтелә? Каты дип уйларга кирәк, чөнки “ц”ның табигате шундый, димәк “станцыя”. Ә татарчага килгәндә, матбугат битләрендә, беркатлы гына уйлап, аны сингармонизм законына буйсындыру күзәтелә. Ә “кальга”, “фаҗига” кебек сүзләргә нинди кушымча ялгыйбыз? Ә ни өчен ул йомшак булырга тиеш?! Ә сингармонизм законы? Гомумән, урыс теле аша кергән сүзләрне, башка шундый алынмаларны, кайбер галимнәр тәкъдим иткән аерым очракларга ияреп, татар теленә хас әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләренә буйсындыруга таба барабызмы, әллә, күптәннән кабул ителгән кагыйдә нигезендә, чыганак телдәгечә, үзгәртмичә, инде телебездә дә озак вакыт кулланылып ныгыган шәкелдә, безгә таныш сурәттә калдырабызмы? Абсолют күпчелек очракта мөгез чыгаруның кирәге юк.

Дәвам итеп, “э” фонемасының ике төрле хәреф белән күрсәтелүе: сүз башында килгәндә 'э' хәрефе аша (эш, эт, энә), сүз уртасында һәм сүз ахырында килгәндә 'е' хәрефе аша (кеше, тешсез). Бу сүзләр озак вакыт дәвамында безнең аңыбызга нәкъ менә шул формада кергән, ныгыган, аларның сурәте хәтергә шулай уелып калган. Шуңа да карамастан, әллә бу очракларны да ансат кына үзгәртеп куябызмы: тэшсэз, кэшэ, эшэ? Югыйсә, фонетик закон шуны таләп итә: бер хәрефкә бер аваз, бер авазга бер хәреф”, дип сөйләде ул.

“Иң уңайлысы – ул латин графикасы”

Урыс милли хәрәкәте, аларның сафларын тулыландырган урыс телле татарлар да балаларының мәктәпләрдә татар телен укуына каршы чыкты. Төп дәгъвалары: кагыйдәләр катлаулы, укыту методикасы авыр. Айнур исә язу кагыйдәләрен үзгәртеп телне саклау, аның үстерү проблемасы хәл ителми, дигән фикердә. “Балаларым укый, бернинди дә проблема юк”, диде.

“Әйе, бу өч хәрефнең булмавы телнең табигатен боза. Әмма аларның кулланышта булмавы да, фонетикага нигезләнгән язу кагыйдәләре телне өйрәнүне катлауларындыра дип санамыйм. Телнең сакланышына, аның кулланышына тәэсир итми. Орфография мәсьәләсе фәнни булудан бигрәк сәяси һәм икътисади проблема булып тора. Күпме дәреслекләр кыска вакыт эчендә яңадан нәшер ителергә тиеш бит!

Безгә иң уңае – ул латин графикасы, кирилл алфавитын, язу кагыйдәләрен үзгәртүнең әһәмиятен күрмим. Русиядә телгә карата сәясәт үзгәрер дип ышанысы килә. Башка илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтә: халыкка телен, мәдәниятен иркен саклау һәм үстерү хокукы бирелә икән, ул илне ныгытуга китерә. Бу – билгеле аксиома”, дип сөйләде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG