Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Хаҗга баручылар юл акчаларын елларча җыярга мәҗбүр булган


7 сентябрь төнендә Казан һава аланыннан 49 кешелек беренче төркем мөселманнар өчен изге гыйбадәтләрнең берсе булган хаҗга китте. Доллар бәясе арту сәбәпле быел ДУМ РТ ХАҖ оешмасының 1500 кешелек квотасының нибары 750 генә тулган.

Хаҗга баручылар узган еллардан аермалы буларак быел туры Согуд Гарәбстанына очмыйча, башта Төрек һава юллары ширкәте белән Истанбулга, аннан Җиддәгә юл тотты. Бу хәлне журналистларга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хаҗ бәяләрен бераз булса да киметү чарасы дип аңлатты. Аның сүзләренчә, быелгы хаҗның кайбер програмнарына бер мең долларлык, ә кайберләренә тагын да күбрәк ташламалар ясалган.

Хаҗ бәяләренә килгәндә, быелгы хаҗга юлламаларны булачак хаҗилар төрлесе төрле бәядән алган. Әйтик, хаҗга беренче мәртәбә баручы Мәдинә Каюмова 194 мең сумга алып калган. "Ул вакытта да бәяләр артса да, хәзерге белән чагыштырганда арзангарак туры килде", ди ул.

Икенче бер сәфәрче Надия Нәбиуллина исә, хаҗга барырга үземнең теләгем баштан ук булса да, бу теләкне тормышка ашырырга аның бәясе комачаулый иде дип әйтте.

"Аллаһы Тәгалә миңа быел хаҗга баруны насип итте. Мин авыру туганымны карый идем. Шул туганым миңа Хаҗга барырга ярдәм итте", ди булачак хаҗия.

Булачак хаҗилар хаҗ бәясе кыйммәт булса да, аның бу ягыннан бигрәк әлеге гыйбадәтне тиешенчә башкарып чыгу мәсьәләсен беренче урынга куйды. Сораштырылганнарның берсе дә хаҗга бару кыйммәт дип зарланмады, ихлас күңелдән хис-кичерешләре белән уртаклашты. Безгә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Пенсияләребез дә бар, эшлибез дә, хаҗ акчалары шулай җыела инде ул дип белдерде.

Хаҗга беренче мәртәбә баручы Тәскирә Вәлиевә исә, хаҗга пенсия акчасын җыеп түгел, ә үзенә мирас булып калган әйберне сатып шуның акчасына изге ниятен тормышка ашыруы турында белдерде.

Изге сәфәргә тормыш иптәше белән баручы Газизҗан Шәмсетдиновның дулкынлануы сизелде.

"Хаҗга әзерләнүе бик борчымады, тик менә ничек итеп үтәп кайтырбыз, шул ягын күбрәк уйлыйм. Бер ниятләгәч акчасын җайлап җыйдык инде, тырыштык. Бер кешегә 202 мең сумга билет алдык. Хаҗга дигән акчаларны ике ел буена махсус җыеп бардык, дип белдерде ул.

Фирдәвес Хәсәнов исә, хаҗга барам дип ниятләгәч махсус авыр эшкә кергән. Бу сумманы җыю өчен төзелеш кранында эшләдем, ди ул.

"Гади кешегә хаҗга акча җыю җиңел түгел анысы. Мин, мәсәлән, 235 мең сумга алдым юлламаны. Бу сумманы бер елда җыеп бетерә алдым. Әмма хаҗ бәясен кыйммәт дип әйтергә ярамый. Чөнки без Аллаһы Тәгалә каршында фарыз гамәлен үтәргә барабыз. Мөмкинлекләре бар икән, һәр кешегә хаҗга баруны киңәш итәм, бу турыда уйлап та торырга кирәкми хәтта", дип белдерде ул, Азатлык сорауларын җаваплап.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, быел Татарстанга бирелгән квота тулмаган, Русиянең башка төбәкләрендә дә шушындый ук хәл күзәтелә икән. Әйтик, Дагыстанга быел 6200 квота бирелгән булса, моның бары тик 3500 урыны гына тулган. Бары тик Кырымга бирелгән 300 квотаның гына барысы да тулган. Без киләсе елда илдә барган икътисади кризисның бетүен һәм хаҗга күбрәк кеше китеп изге гыйбадәтләрен җиренә җиткерүләрен телибез", дип белдерде Татарстан мөфтие.

Хаҗга Татарстаннан китәчәк мөселманнарның соңгы төркеме изге сәфәргә 17 сентябрьдә кузгалачак.

Хаҗиларның беренче төркеме Татарстанга 2 октябрьдә кайта башлаячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG