Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:21

Яңа мөддәткә Мари Иле башлыгы булып сайланырга теләүче Леонид Маркелов бер авылда җирле халыкның зарлануына ачуы чыгып, авылга илткән юлны өч елга ябып кую белән янады.

Марый Иле республикасында 15 ел хакимияттә булган һәм бу атна ахырында тагын дүрт елга сайланырга теләүче башлык Леонид Маркелов Звениговский районының Шимшурга авылы халкы үзен җылы кабул итмәгән өчен авылдагы юлны аркылыга казыту белән янады.

“Мине беренче тапкыр шулай начар кабул итәләр. Мине әле беркайда да шулай мыгырданып, бакырынып каршылаганнары юк иде. Һәркайда рәхмәт әйтәләр. Күрәсең мин дә сез миңа карата борылган ягыгыз белән борылырга тиештер, әйеме? Һәммә нәрсәне ябып китеп барырга һәм юлны да казып китәргә. Юлны казыячагыма ышанмыйсызмы? Һәм аннан соң өч ел көтәчәксез,” ди Маркелов.

Бу хәл Шимшургада Маркеловның сайлау алды кампаниясенә туры китереп фельдшер-акушер үзәге ачу тантанасында август ахырында ук булган, әмма видео интернетка соңрак чыгып сентябрьдә генә зур шау-шу купты.

Мари Иле башлыгының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Сергей Лоскутов Маркеловның бу сүзләрен халык арасыннан яңгыраган ризасызлык сүзенә шул рәвешле шаярту белән җавап бирү дип аңлатты.

Күренекле блогер Илья Варламов үз блогында “моның хәзер, 2015 елда Русиядә булуына һәм бу кеше әле һаман да читлеккә утыртмаганнарына ышана алмыйм”, дип яза. “Бу кеше авыру бит, ул ничек төбәкне идарә итә ала? Ничек итеп Кремль аңа ЕдРоны вәкиллек итүне ышанып тапшыра?” ди Варламов.

Республикада 2001 елдан бирле җитәкчелек итеп килгән Маркеловны Русия президенты Владимир Путин бу елның гыйнвар аенда вакытыннан алда вазифасыннан алды һәм яңадан сайлану өчен вазифа башкаручы итеп билгеләде. Путинның Русиядә 13 сентябрьдә күп кенә төбәк башлыкларын яңадан сайлатуын кайбер күзәтүчеләр илдә авыр чорлар башланыр алдыннан үз кешеләрен сайлатып калу максаты белән аңлата.

Маркелов элегрәк тә сәер гамәлләре белән күпләрне гаҗәпләндергән иде. Волжски шәһәрдә ришвәтчелек өчен кулга алынган мэр урынбасарын Маркелов яхшы кеше дип атады һәм ул бары “артык мавыгып” кына киткәндер дип фаразлады.

Ул шулай ук, бизнес белән шөгыльләнүче хатыннары булган түрәләргә тормышның авыр булуын әйтеп, “ул ни генә төзесә дә, ирен гаепләячәкләр”, диде һәм кайбер очракта хатын белән аерылышырга киңәш итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG