Accessibility links

Кайнар хәбәр

ММЧ: Немцовны үтертүне оештыручыларны эзләргә җыенмыйлар


Җинаятьне башкаручы дип шикләнелүче Заур Дадаев
Җинаятьне башкаручы дип шикләнелүче Заур Дадаев

Үтерүне оештыручылар булырга мөмкин – Руслан Геремеев һәм Руслан Мухутдинов җинаять эшендә шаһит дип барачак.

Русиядә оппозиционер Борис Немцовны атып үтерү эшен тикшерүне ел азагында тәмамларга һәм хәрби мәхкәмәгә җибәрергә җыеналар. Шул ук вакытта үтертүне оештыручылар “билгесез затлар” буларак бара.

“Коммерсант” тикшерүчеләргә якын чыганакларга таянып, Charlie Hebdo журналистларын яклавы өчен уч алу Немцовны үтерүнең төп сәбәбе итеп билгеләнү версиясе зур.

Басма шулай ук тикшерүчеләрнең инде Немцовны үтертүне оештыручыларны эзләү планнарында булмавын яза. Ә “Север” батальонының элекке офицеры Руслан Геремеев һәм аның машина йөртүчесе Руслан Мухудинов мөгаен шаһит булып кына калачак. Моннан тыш, әлеге җинаять “акча түләп үтертү” дигән исеменнән үзгәртелеп, “сәяси, идеология, милли яки дини нигездә үтерү”гә алмашынырга мөмкин.

Бу җинаятьне кылган дип шикләнгән биш кеше: Заур Дадаев, Анзор һәм Шадид Губашевлар, Хамзат Бахаев, Тимерлан Эскерханов сак астына алынды. Тикшерүчеләр алар җинаятьне башкаручылар булырга мөмкин ди.

Борис Немцов Мәскәү уртасында 27 февральдә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG