Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Хөкемдарга янау өчен Русиядә җинаять җаваплыгы каралган.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Мольба (дуа) к богу: ее назначение и место в Исламе" китабын экстремистик дигән карар чыгарган өчен Көньяк-Сахалински хөкемдар һәм прокуроры белән мәсьәләне хәл итүдә кануни юл тапмасалар шәхсән үзе «җавапка тартачагын» әйтте. Бу хакта ул үз инстаграмында язды.

Кадыйров үзенең адвокатының мәхкәмә карарына шикаять әзерләгәнен әйтте. «Бу карарның Русия тотрыклыгын какшатуга масус юнәлдерелгән экстремистик карар икәнен тануны таләп итү икенче гамәлебез булачак», ди ул.

"Мольба (дуа) к богу: ее назначение и место в Исламе" китабы Көньяк-Сахалински шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан 12 августта экстремистик дип табылды. Экспертиза нәтиҗәләре китапта исламның башка диннәргә карата өстенлеге чагыла дигән һәм мәхкәмә шуңа таянып карар чыгарган.

Әлеге китапта Коръән аятьләре тәрҗемәсеннән өзекләр һәм хәдисләр китерелгән.

Русиядә хөкемдарга янаган өчен өч елга кадәр төрмә яный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG